Бәйрәм рухы. Киеп ак чәчәк-бизәкле Киемнәрне, шәлләрне, Агачлар ныклап бизәнеп Каршылыйлар бәйрәмне. Алмагачлар күлмәк төсен Сайлаган җете акны. Күктә кояш баеса да, Яктырта тирә-якны. Шомыртлар хуш ис бөркиләр Язгы матур үзәндә. Бөдрә чәчәк исертә ул Шул тирәдән узганда. Яшел ефәк шәльяулыгы Ак каенның иңендә. Бәйрәм рухын тоеп,салмак Тибрәлә яз җилендә. Таллыкта кошлар сайрыйлар, Үзәкләрне өздереп. Тирә - юньгә ямь өстиләр, Яз килгәнен сиздереп. Табигать - ана бик зурлап Каршылый Җиңү таңын. Шушындый гүзәл мизгелләр Кабатлансыннар тагын. Ирек Билалов. Казан.