Сарай-Чокырчада Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр. Бүген биредә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айнур Вәлиевка истәлек тактасы куелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты.