Найти в Дзене
Театр им.К.Тинчурина

«Бу – татар театрына нигез салучыга хөрмәт күрсәтү генә түгел, хыял һәм сәнгатьнең көче турындагы илһамландыргыч тарих та...»

Рецензия участницы проекта «Школа журналистики» Айгуль Абзаловой на спектакль «Хыялга бер адым» («Один шаг до мечты») / «Журналистика мәктәбе» проекты катнашучысы Айгөл Абзалованың «Хыялга бер адым» спектакленә рецензиясе. 2024 елның 18 декабрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» спектакленең премьерасы булды. Режиссер Туфан Имаметдиновның куелышы татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчурин тормышындагы чын вакыйгаларга нигезләнгән. Спектакль татар театрының аякка басуына, аның катлаулы юлына һәм аңа көч куйган кешеләргә багышлана. Өметләр зур иде: тарихи дөреслекне генә түгел, ул чор атмосферасына тирәнрәк чумуны да күрәсе килде. Спектакль 1921 елда, Кәрим Тинчурин үзенең труппасы белән авыр сынаулар: ачлык, тиф эпидемиясе һәм киләчәкнең билгесезлеге белән очрашканда, бара. Алар Ташкентка юл тотканда, артистларның рухын саклап калу өчен режиссер пьеса яза һәм анны, сәнгатьне коткаручы юлга әйләндереп, туп-туры поездда куя. Туф

Рецензия участницы проекта «Школа журналистики» Айгуль Абзаловой на спектакль «Хыялга бер адым» («Один шаг до мечты») / «Журналистика мәктәбе» проекты катнашучысы Айгөл Абзалованың «Хыялга бер адым» спектакленә рецензиясе.

2024 елның 18 декабрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» спектакленең премьерасы булды. Режиссер Туфан Имаметдиновның куелышы татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчурин тормышындагы чын вакыйгаларга нигезләнгән. Спектакль татар театрының аякка басуына, аның катлаулы юлына һәм аңа көч куйган кешеләргә багышлана. Өметләр зур иде: тарихи дөреслекне генә түгел, ул чор атмосферасына тирәнрәк чумуны да күрәсе килде.

Спектакль 1921 елда, Кәрим Тинчурин үзенең труппасы белән авыр сынаулар: ачлык, тиф эпидемиясе һәм киләчәкнең билгесезлеге белән очрашканда, бара. Алар Ташкентка юл тотканда, артистларның рухын саклап калу өчен режиссер пьеса яза һәм анны, сәнгатьне коткаручы юлга әйләндереп, туп-туры поездда куя.

Туфан Имаметдинов заман атмосферасын оста итеп җиткерә. Поездны сәхнә киңлеге буларак куллану карары физик һәм рухи хәрәкәт тойгысын көчәйтә. Төп идея – кешегә иң куркыныч сынауларны да җиңәргә мөмкинлек бирә торган хыял көче.

Артем Пискунов Кәрим Тинчурин ролендә театрны саклап калу идеясе белән мавыккан кеше образын тудыра. Аның тыйнаклыгы, тирән эчке конфликт һәм сәнгатькә ышанычы персонажны тере һәм ышандырырлык итә. Заһидә Тинчурина ролендәге Лилия Камалиева, төп герой белән көчле дуэт төзеп, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Икенчел дәрәҗәдәге персонажлар да көчле тәэсир калдырды: аларның образлары җентекләп эшкәртелгән, ә диалоглары тере һәм табигый.

Спектакльдә хыялга юл кыюлык, сабырлык һәм үз-үзеңне җиңү таләп итә дигән фикернең ничек бирелүе аеруча дулкынландырды. Заманча тамашачылар геройларда үзләрен, үз шикләрен һәм омтылышларын күрә ала, ә бу куелыш,чыннан да,актуаль һәм эмоциональ җавап тудыра дигән сүз.

-2

Лилия Имаметдинова заман рухын чагылдыра торган минималистик, әмма тәэсирле декорацияләр иҗат иткән. Алия Гайнуллина костюмнары геройларның социаль статусын һәм характерын ассызыклый. Яктылык бизәлеше борчылу һәм өмет атмосферасы тудырырга ярдәм итә, ә музыка мөһим элементка әверелә: халык мотивлары заманча аранжировкалар белән үрелеп бара, бу хәрәкәткә үзенчәлекле динамика һәм тирәнлек бирә.

«Хыялга бер адым» ны, театр турындагы башка постановкалар белән чагыштырып, аның үзенчәлекле камералылыгын һәм документальлеген билгеләп үтәргә мөмкин. Зуррак тарихи драмалардан аермалы буларак, биредә акцент геройларның эчке көрәшенә ясалган, тамашачыны киеренкелектә тота.

-3

Берсүзсез, карарга тәкъдим итәм. Бу – татар театрына нигез салучыга хөрмәт күрсәтү генә түгел, хыял һәм сәнгатьнең көче турындагы илһамландыргыч тарих та. Куелыш тирән тәэсир калдыра һәм авыр вакытларда иҗатның мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә. Спектакль тарих сөючеләр, театр сөючеләр һәм тирән драма әсәрләрен бәяләүчеләр өчен кызыклы булачак.