Арулармысыз, карендәшләр! ❗️Бездә яңа сан❗️🤗 🌸Май аеның беренче санына анонс🌸 🌿1 бит — «Рейхстагта — «Малов»фамилиясе» дигән язма. Ул 99 яшьлек фронтовик, Берлинны алуда катнашкан карендәшебез, танылган журналистның сугыш юлы, тормышы турында. Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Җиңү бәйрәме уңаеннан котлавы да. 🌿2бит — Чуваш Ялтаны, Ишәле авыллары зиратларында часовня урыннарын аурландыру, Бахтада һәйкәл яңарту турындагы. 🌿3бит – Питрәч районының Әлбәдән авылыннан тыл ветераны Михаил Мураткин турында. 🌿4,5 битләрдә — V Керәшен яшьләре форумыннан репортаж. 🌿6 бит – Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан Гаврил Карповның үзе язган фронт истәлекләре. Зәй районының Әхмәт авылыннан Сергей Колчерин гомере Ватанга хезмәттә үткән полковник турындагы язма. 🌿7бит – Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Людмила Игошеваның СВОдагыларга гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөрүе. "Ике хатка сыйган шатлык һәм кайгы”язмасы. 🌿8бит – «Яңгыра, борынгы гөслә»