Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

☀️Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Арчаның тугызынчы балалар бакчасында тантаналы митинг узды

☀️Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Арчаның тугызынчы балалар бакчасында тантаналы митинг узды. 🌷Ул көнне балалар бакчасында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйрәмчә киенгән балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән батырларны данларга җыелды. “Без бүген илебезгә тынычлык китергән халкыбызның батырлыгын искә алырга җыелдык, – дип килгән кунакларны сәламләде Арчаның тугызынчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина. – Күпме генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә мәңге яшәячәк. Безнең бурыч – үсеп килүче буынга җиңүнең нинди югалтулар, авырлыклар аша килүен җиткерү. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларын искә алабыз, шул ук вакытта хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар турынад кайгыртабыз. Аларның тизрәк туган якларына, якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп калабыз".

☀️Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Арчаның тугызынчы балалар бакчасында тантаналы митинг узды.

🌷Ул көнне балалар бакчасында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйрәмчә киенгән балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабалары Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән батырларны данларга җыелды.

“Без бүген илебезгә тынычлык китергән халкыбызның батырлыгын искә алырга җыелдык, – дип килгән кунакларны сәламләде Арчаның тугызынчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина. – Күпме генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә мәңге яшәячәк. Безнең бурыч – үсеп килүче буынга җиңүнең нинди югалтулар, авырлыклар аша килүен җиткерү. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларын искә алабыз, шул ук вакытта хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар турынад кайгыртабыз. Аларның тизрәк туган якларына, якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп калабыз".