⛪️Үгет: Олырак буласың килсә – хезмәтче бул Христосның “Сезнең арада кемнең олырак буласы килә, шул сезгә хезмәтче булсын” дигән сүзләре бар. Христос өйрәткәнчә, олы буласы килгән кеше бар кешегә дә хезмәтче шикелле булырга тиеш. Алла Улы Христос – патшаларның падшасы, Күкнең, Җирнең Алласы булса да, адәмнәргә хезмәт итәр өчен, кешене мәңге азаптан җолар өчен, кечелек белән җиргә килгән. Җирдә һәркемнән кече булып йөргән, бар кешегә хезмәтче шикелле булган, мыскылга, хурлауга түзгән; кыенына, азабына чыдаган. Шулай булса да Аның даны бетмәгән. Архиерейлар, фарисейлар хурласа да, халык Аны зурлаган, бөтен дөнья олылаган. Хәзер дә, дөнья беткәнче дә Аның даны бетмәс, дөнья беткәч тә Ул данлыклы Патша булыр, Күктәге изгеләр Аны олылап торыр. Туганнар! Иисус кебек, Аллага да, якыннарыбызга да хезмәт итәргә тырышыйк. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/uget-xristos-eckan-savyt-ul-uze-kurase-kaigy-cydasy-azaplary