Бозау кадәр ике эттән котылу: экспедиция вакытында Геннадий Макаров кызыклы хәлләргә дә юлыккан!🫢 Геннадий Макаров экспедициядә йөргәндә төрле кызык хәлләргә очраганлыкларын да искә төшереп алды, хатирәләре белән уртаклашты😅 📝Алар 1978 елның 1 январенда Нагайбәк ягындагы Кассель авылына Николай Байтеряковны эзләп баралар. Яңа елны тәүлек буе бәйрәм иткән авыл керәшеннәре янында ап-аек башы белән басып торган рюкзаклы егеттән кайсыдыр сорый: «Әбиең бармы?». Әле берни дә аңламаган Геннадий Макаров: «Ике әби бар иде, берсе үлде», – ди. Аның җавабын ишеткәч, хуҗалар телсез калгандай, бер сүз дәшмичә, бик озак карап торалар моңа. Әллә гаеплиләр, әллә нәрсә шунда. Югыйсә, картайган әби кешенең мәңге яшәмәячәге болай да билгеле. Шуннан соң Геннадийның өйләнгәнме-юкмы икәне белән кабат кызыксынучы булмый. Соңыннан, сөйләшә торгач кына, ул якта «әби» дигән сүзнең ир хатынын аңлатуын белеп ала ул... ДӘВАМЫ 👈
Бозау кадәр ике эттән котылу: экспедиция вакытында Геннадий Макаров кызыклы хәлләргә дә юлыккан
6 мая 20256 мая 2025
~1 мин