Гөлчирә Галимова. Ундүртенче бүлек. Палатага якынлашкач Дания үз исемен ишетеп туктап калды. Ишек кырыенарак басып, стенага сөялеп эчке якта сөйләгәнне тыңлый башлады.— Рәфисә әле кичә дә сорарга теләгән идем, син чыннан да Даниянең әнисе белән укыдыңмы, әллә һәрвакыттагыча шаярып алырга идеме исәбен?— Укыдым әлбәттә, бу хакта ничек шаярып була.
Палатага якынлашкач Дания үз исемен ишетеп туктап калды. Ишек кырыенарак басып, стенага сөялеп эчке якта сөйләгәнне тыңлый башлады.
— Рәфисә әле кичә дә сорарга теләгән идем, син чыннан да Даниянең әнисе белән укыдыңмы, әллә һәрвакыттагыча шаярып алырга идеме исәбен?
— Укыдым әлбәттә, бу хакта ничек шаярып була. Эээх, кыска гомерле булды шул дустым, ә бит шул хәтле яхшы кыз иде.
— Димәк Данияне әтисе карап үстергән булып чыга.
— Мин дә башта шулай уйладым. Авылга кунакка кайткач баласын кыйнап яшәгән дигән сүзләр ишеттем, әлбәттә инде җәлләдем. Ул андый кеше түгел иде ләбаса, нишләгән ул дим. И беләсеңме нәрсә диделәр? Сихер, әйе, әйе, нәкъ менә шул сихер егетнең башына кергән ди. Абыем , мәрхүм әйтә иде" Ул бит бер генә дә өйләнергә теләмәгән иде, Сонька сихерләде аны " ди.
— Анысы тагын кем?
— Яшь хатын, Сания, үзенә гел фермада шулай, Сонька дип дәшәләр иде. Кызын кыйный дигәч йөрәкләр телгәләнде. Вакыт үткәч ничектер тагын алар хакында сүз чыкты. Янә бала кыйнала икән. Минем ачуым чыкты, авыл хатыннарына: " Нигә Фәния кызын кыерсыттырып торасыз бер себеркегә? Барып изеп кайтыгыз үзен '' дидем. Ә ул башка кыз булып чыкты.
— Башны әйләндердең инде, ул кыз, ул түгел, кем соң?
— Яңадан башлыйммы? Данияне әтисе гел кыйнаганны белеп әнисенең ике туган апасы аны Казанга алып киткән.
— Димәк бүтән кыйнамаган бит.
— Уф, тыңла. Әйе кыз киткән, ә йортта үги әни алып килгән кыз бар бит әле. Дания киткәч яхшы гына яшәп киткәннәр алар, ләкин бала күз яше барыбер әтисенә төшкән бит. Бер исерек көнне аны үтергәнче кыйнаганнар, хастаханәдә ике көн яткан да җан тәслим кылган.
Дания бу сүзләрне ишетүгә кулын авызы янына китереп беләген төшләде, йөрәге әллә нишләп куйды, тик, тик йөрәге генә каткан ахыры, күзеннән ялгышып кына да бер тамчы яшь чыкмады. Аның бары тик тизрәк палата яныннан китәсе килде, ләкин үги аналары хакында да нәрсә булганын бик беләсе килде, шуңа да ул як ягына каранып алды да, кабат тыңлый башлады.
Таняның да бу гаилә тарихын бик беләсе килде ахыры, ул кабат, кабат сорауларын яудыра торды:
— Соң үги анасы гаепле, ул кытырткан бит, аңа да күз яше төшсен иде.
— Сонька бары ике ел ирсез яшәгән, авылдагы бер исерек белән киш- миш уйнап, ,аны йортка алып кайткан. Ул гына да түгел, икәү бергә рәхәтләнеп исереп, күңелле ял иткәннәр, аннары мәш килеп сугышканнар. Ә теге исерек үги анасын да, кызын кыйнаган.
— Яхшы булган, кыйнап үтерсен иде, мескен баланы җәлләмәгән бит. Хатын кыз булып ничек итеп баланы шулай кыйнатып була? Ничек кыйнаганны тыныч кына күзәтеп була? Кызык та булмады бу.
— Кызык булмады? Бу сиңа кина мәллә? Ул кинада шулай була.
— Шулайда бит,, әкияттәге кебек, яхшылык җиңәргә тиеш бит. Юк шул, күп сынаулар үтәргә, күп нужа күрергә кирәк шуууул, эээх.
— Ник алай дисең? Үги ана да үзенә кирәген ала бит, күп эчә торгач аны аналык хокукыннан мәхрүм итәләр, ул хәзер үзе дә әвеш түеш.
— Нәрсәәәәә?
— Аллаааам, сиңа вич чәйнәп бирергә кирәк , ычкынган диләр.
— Мин аңламыйм бу тормышны, әйе биргән Ходай аңа да сынаулар, ә менә үз балаңны кыйнауны барыбер аңлый алмыйм. Мин .....
Таня тагын нидер әйтте, ләкин Дания ишетми калды, коридор буйлап барган Ләлә аңа дәшеп:
— Тиз киләм дидең дә югалдың, кая йөрисең?
Дания тизрәк палата яныннан китеп:
— Аптекага төшеп мендем, ә нәрсә?
— Дания, ә аптекадан нәрсә алдың? Кулларың буш бит, нәрсә яшерәсең, көзге биримме, кара әле йөзеңә? Дания Булат турында начар сүз әйттеләрме?
Дания дустыннан болай гына котылып булмасын аңлап:
— Әти турында белештем.
— Тәки сорадыңмы?
— Юк, ялгыш ишетеп тыңлап тордым. Әйдә киттек, мин сиңа өйдә сөйләрмен.
Трамвай алга таба очты гына, Ләлә күпме генә сөйләндерергә тырышса да барып чыкмады, Дания тәрәзәдән карап каядыр үз уйлары аша китеп барды. Өйгә кайткач та әле һаман шул юлда иде.
— Данияяяяя, син каяяяяяя?
— Монда, монда.
— Нәрсә булды сиңа?
Дания дустына нәрсә ишеткәннәрне сөйләп биреп:
— Минем үги әнинең күзенә карыйсым килә. Таныр микән мине? Бәлки мине күрүгә барысын да исенә төшерер? Вот кызык булыр иде, күпме, ничә тапкыр минем үлемемне теләде бит ул, ә монда мин исән.
— Сиңа бик кирәкме? Син нәрсә? Үзең дә ычкынсаң аны күргәч? Башың бер дә эшләмиме? Кирәк түгел дустым, син бит үзең алга омтылам, кызымны эзлим дидең.
— Шулай, тик..
— Нәрсә, нәрсә тик? Син үзең нәрсә уйлаганыңны аңлыйсыңмы? Дания мин синең кабат борчылуыңны теләмәс идем. Ярый, әйдә ашыйк әле ә, эчемдәге бүреләр хәзер бавырыма ябышачак.
— Нигә бавыр, бәлки үпкәңне ашар, ул йомшаграк.
— Дания...
— Нәрсәәә?
Дуслар бер берсенә карап көлеп җибәрде .
Берничә көн үтте, Алланың рәхмәте белән Булат аягына басты. Бары шунысы начар, Дания Рәфисә апа белән генә күрешә алмады. Эшендә бергә эшләүче хатын авырып киткәнгә Даниягә эш күбәйде. Акча ягы да яхшырыр дип ул җиң сызганып эшләде. Аның уенда акча җыеп кызын эзләү һәм кайнанасы белән күзгә күз карап сөйләшү. Бүгендә Дания Булат янына бара алмый, Ләлә белән сөйләшеп, аны Булат янына җибәрде. Ә үзенең бүгенге максаты, кайната белән күрешеп сөйләшү. Куркып кына Дания кайната яшәгән квартира ишегенең кыңгырау төймәсенә басты. Ишекне мөләем генә хатын ачып:
— Исәнмесез, сезгә кем кирәк?
— Исәнмесез, миңа...
Ишеккә якынлаша башлаган ир Данияне танып:
— Дания кызым синме соң? Менә бит сине дә күрер көн бар икән. Әйдә, әйдә кызым, түргә уз.
— Рәхмәт.
Дания яхшысынмыйча бер кайнатасына, бер аның хатынына карады. Ләкин хатын кыз гына : — Дания, мин шатмын сезнең белән танышуыма, сез югалып калдыгыз ахыры, узыгыз әйдә. Хуҗа хатын Данияне алга таба үткәреп җибәреп:
— Әнә әлегә утырыгыз, сөйләшегез, ә мин хәзер...— дип ашыгып аш бүлмәсенә китте. Диванга утыруга кайната:
— Хәлләрең ничек кызым?
— Әти..... хәзер сезгә ничек дип дәшәргә дә белмим...
— Кыен булмаса әти дип әйт. Әйе улым юк, ә син.... син миңа аны хәтерләтәсең, һичьюгы син кызым булып кал.
— Рәхмәт.
— Ничек яшисең кызым?
— Заводта эшлим, ярый инде, үзегез ничек соң?
— Картларча кызым, картларча. Соравым өчен гафу ит, Алинә турында нинди яңалык бар?
— Юк, бернидә белә алмадым кызганычка каршы .
— Клара эз югалта белә иде шуууул. Ә син борчылма кызым, нишлисең бит, әгәр насыйп булса сез әле очрашырсыз. Ә менә мин аны күрү бәхетенә ирешерменме? Син нигә килеп йөрмәдең? Онытма кызым кил, хәлдән килгәнчә булышырмын.
— Менә монысы дөрес, мин Кәримә булам. Синең турыда күп сөйләштек без, күрергә дә насыйп булды сине, мин бик шат һәм ирем әйткәнгә кушылам. Дания туганлык ул каннан гына тормый, кеше җанлы булырга кирәк . Бер беребезне хөрмәт итеп яшәсәк туганлык та кирәкми, без барыбер бик якын кешеләр булабыз. Әйдә сеңлем чәйләп алыйк, матур итеп сөйләшеп тә утырырбыз.
Даниянең күңеле тулды, эх җүләр бит ул, нигә дип кайнатасы белән араларны өзде инде, аның бит бер гаебе дә юк , нигә дип аның белән күптән аралашмады.? Хәзер соң шул инде, үткәннәрне киреп кайтарып булмый. Бу очрашудан соң Даниягә ничектер рәхәт булып китте. Ул урамга чыгып әкрен генә трамвай тукталышына китте. Урамда матур итеп ак күбәләкләр оча башлады. Дания башын күтәреп шул күбәләкләргә карады. Әй тормыш, нигә син шул күбәләкләр кебек ак һәм саф түгел икән. Нинди матурлык бит. Дания кулларын күтәреп ак күбәләкләрне бияләйләренә утыртырга теләде. Ә күбәләкләр уйнарга теләгәндәй җилдә тибрәлеп очып йөриләр, бер генә дә Дания кулына кунарга теләмиләр. Дания кызын исенә төшерде. Алинә нәкъ менә үзе кебек әйләнә, әйләнә ак кар бөртекләрен тота иде дә, авызын ачып: "Әни алар миннән курка, авызымны ачам ә алар авызга кермиләр" - дип кар бөртекләренә үпкәли иде. Әй балакаем кая соң син? Кар бөртекләре кебек әйләнеп йөрсәң иде янымда. Үз уйларына бирелеп Дания трамвайга утырып өйгә юл алды.
Сәгать биш тә тулмаган иде, Дания күзләрен ачты. Аның йөрәге бүген аеруча да дулкынланып типте. Нәрсә соң бу? Әллә авырырга исәп итәмме инде? Юк, миңа авырырга ярамый, әле Ләлә белән аның әнисенең туган көненә кайтып киләсе бар. Дания урыныннан торып ашарга әзерләде, бүген ул иртән хастаханәгә Булат янына кереп чыга. Ничек кенә теләсә дә Булат янында кич озаграк утырырга, бүген булмый. Заводта бергә эшләгән хатын аңа күлмәк тегеп бирүен сорады, ә Дания һәрвакыттагыча каршы килә алмады. Палатага керүгә Булат аны елмаеп каршы алды .
— Миңа үпкәләгәнсең дип торам, ай күрде, кояш алды дигән кебек, бу арада бер мизгелгә генә кереп чыгасың.
— Гафу ит дустым, эш күп, бер дус хатынга күлмәк тегәсем бар.
— Так, так, так. Димәк теге эшеңне кире кайтарырга исәпме? Бу яхшы хәбәр.
— Алай ук түгел, тик сорагач каршы килмим.
— Ә син күз явын алырлык күлмәк тегеп бир, аннары сораучылар саны артачак, мин моңа ышанам.
— Белмим.
— Син нәрсә инде ә? Өметсез шайтан гына була диләр, терелеп кенә бетим, мин үзем сиңа булышам.
— Нишлисең?
— Модель булам, ә нәрсә.
Ике дус бер берсенә карап елмайды, Дания исә:
— Миңа эшкә барырга вакыт, иртәгә тагын килергә тырышырмын, сау бул. Дания палатадан чыгып лифтка таба атлады Кисәктән генә кайсыдыр бүлмәдән кычкырып сөйләшкән тавыш ишетелде.
— Ничә тапкыр әйтеп була сиңа кызый, бу эшеңне ташла, сиңа укырга кирәк дип.
— Миңа эшем ошый, ул син мине аңламыйсың.
— И нәрсә? Бу эшең белән кая бара алам дип уйлыйсың?
— Мин беркая барырга җыенмыйм. Нигә син гел минем арттан йөрисең? Мин ничек телим шулай яшисем килә.
— Хәерчелектәме?
— Әби монда акчаның катышы юк. Үзең бит әнине карый алмаганнар, яхшы табиблар аны коткарып кала ала иде дидең. Шулай булгач, мин башта әздән башлыйм.
— Син миңа нәрсә исбатларга телисең икән тиле.
— Кит, үтенәм кит, миңа эшләргә ирек бит. Кая качыйм икән син таба алмаслык итеп?
— Әниең кебек кире бит син, башың бар уйлый алмыйсың.
Дания атлаган җиреннән туктап калды. Клара, бу аның тавышы бит, әйе, әйе меңләгән кеше арасыннан ул бу тавышны таныр иде. Тик ничек,? Кая ул? Дания як ягына каранды, ләкин якын тирәдә бер кеше дә күренмәде. Ничек шулай була ала? Ул бит әле генә Клараның тавышын ишетеп торды. Юк, булуы мөмкин түгел , каян? Нәрсә булды? Мин, мин тагын җүләрләнәмме? Дания аякларын көчкә сөйрәп тәрәзә янына килеп басты. Миңа тынычланырга кирәк, башкача мине кабат җүләрләр янына илтеп ябачаклар. Дания ике кулы белән чигәләренә генә ябышкан иде, ул кабат Клараның тавышын ишетте:
— Синең өчен күпме көч түктем мин не благодарная девчёнка.
— Оппа, менә настоящий әби, үз көеңә көйли башладыңмы?
— Син телисеңме юкмы мин сине барыбер үзем белән алып китәм, мин сине бу шәһәрдә калдырыр өчен үстермәдем, җыен.
— Кая әби, кая? Идән юаргамы? Үзең гомер буе .....
— Тагын бер сүз, мииииин сине үз кулларым белән....
— Нишлисең әйт, нишлисең?
— Регина кызым, әйдә сүзгә килмичә генә сөйләшик, ант итәм, теләсә нишлә, мин каршы килмим, тик өйгә, үзебезгә генә кайтабыз ...
Дания ике кулы белән колагын томалады да күзен каты итеп кысып кычкырып җибәрде . Аның тавышына янына шәфкать туташлары килеп:
— Вам плохо?
Ләкин Дания берсүз дә әйтер дәрәҗәдә түгел иде. Ул бары тик тавыш килгән якка кулы белән төртте дә аңын югалтты.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.