Найти в Дзене
Сельские Нивы

Яңгыр юган бәхет

Автор: Гөлчирә Галимова. Унөченче бүлек. Даниянең куллары калтырый, йөрәге күкрәгеннән чыгып тешәм дип сикерә башлады. Ул күзләрен зур итеп ачып Рәфисә апага карап, таш кебек катып калды. Рәфисә кызның нинди хәләттә икәнен аңлап:— Син Фәния кызымы балам? Әйтәм аны бөтен йөрешләреңә хәтле аныкы. Кичә үк сизгән идем аны, ялгышам дип уйладым.— Димәк сез безнең авылдан?

Даниянең куллары калтырый, йөрәге күкрәгеннән чыгып тешәм дип сикерә башлады. Ул күзләрен зур итеп ачып Рәфисә апага карап, таш кебек катып калды. Рәфисә кызның нинди хәләттә икәнен аңлап:
— Син Фәния кызымы балам? Әйтәм аны бөтен йөрешләреңә хәтле аныкы. Кичә үк сизгән идем аны, ялгышам дип уйладым.
— Димәк сез безнең авылдан?
— Әйе балам, мин, мин әниең белән бергә укыдым.
Хәзер инде бит буйлап аккан күз яшьләрен Рәфисә апа сөртеп:
— Утыр әле, утыр яннарыма. Фәниям янымда кебек булып китте.
— Сез әнине яхшы беләсез инде, ә мин, мин менә сезне хәтерләмим.
— Анысы синең гаеп түгел кызым, мин бит бик яшьли кияүгә чыгып авылдан китеп бардым, мин күрше авылда яшим. Күрешеп тормагач каян беләсең инде. Яшьли, бик яшь бу дөнья белән хушлашты шул дустым. Ә мин, әнә һаман шул ботымны күтәреп ятам. Кара әле чәй бир инде тәмлеләрен белән, җә кире алып та китәрсең. - дип Рәфисә апа сүзне икенчегә борырга тырышып.
Дания янә сүз башларга яхшысынмыйча утырды, аның нигәдер әтисе турында бик беләсе килде. Нишләргә соң? Ничек итеп сүзне башлап җибәрергә? Ул үз уйларына бирелеп утырган арада бүлмәгә шәфкать туташы кереп:
— Хәерле кичләр, сезгә дарулар эчеп, укол кадарга вакыт җитте. Менә күп зарлана торгач сезгә чәй кайнатып бирүче дә табылган икән Рәфисә апа. Йә нәрсә дип зарландыгыз инде бу юлы?
— Ә нәрсә, нәрсә зарланыйм? Дөресе шул бит, ай- яй, инде бөтен җирем авырта, селкенергә чамам калмады, аягымны багана башына элеп куйган кебек, телевизор урынына шуны көне төне карап ятам, Бразилия сериаллары кырыйда торсын. Мин дә бит гел бер серия генә, икенчесен төшерергә өлгермәгәннәр. Менә хәзер үзең уйла, минем кина ничә серияле була?
— Ну Рәфисә апа телең, ант әгәре шарф урынына муеныңа чолгап куярга да җитә.
— Ә үзеңнеке нинди, усал кыз, көтүче чыбыркысыннан да каты сызгыра.
Шәфкать туташы кычкырып көлеп җибәреп:
— Хәзер телләрне үлчибезме, тынычлан Рәфисә апа, алайса мин сиңа Шурик киносындагы кебек зур шприцтан укол кадыйм.
— Ансын син булдырырсың.
Рәфисә апа шәфкать туташына кушылып рәхәтләнеп көлеп:
— Кызым син кайт, ял ит, иртәгә безнең яныбызга керергә онытма инде, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, үз як кешебез булгач миңа да рәхәт булып китте.
Дания саубуллашып өйгә кайтты. Аның башыннан мең төрле уй үтте. Әтисе, әйе, ул ничек яши икән? Нәрсә генә алар арасында булмасын ул әти булып кала бирә һәм моннан ничек тә котыла алмыйсың. Белмим үз уйлары белән Дания кая хәтле барып җитәр иде әгәр Ләлә килмәсә.
— Сәләм, сәләм дустым— диде ул ишектән керүгә.
— Сәләм, син кая югалдың? Телефон сиңа нәрсә өчен? Шалтыраткач та алмыйсың, миңа гына түгел, Булат та бик борчылды, ә ан....
— Зинһар өчен сүкмәгез генә. — диде, Ләлә Даниянең сүзен бүлдереп диванга утырып сүзен дәвам итте:
— Мин ниһаять авылга кайтырга үземдә көч таптым. Белсәң иде миңа ничек рәхәт хәзер. Өстемнән мең тонна таш төшкән кебек. Ә әнием, бәбкәм минем, ул картайган, сыгылып төшкән. Дания, ә без бит бик каты начар кешеләр..... Әниләр үзләренең назын биреп безне җил дә тидерми үстерә, ә без, без алардан качабыз.
Ләлә күз яшен сөртә, сөртә:
— Мин бит ул минем нинди хәлдә булуымны күрмәсен, борчылмасын дип качып йөрдем, янәсе белмәсә ул борчылмый. Юк икән, мин аның йөрәгенә тагын да каты яра салганымны аңлый алмаганмын. Без бала, нинди булуыбызга карамыйча аның җан җимеше. Аңлаган ул, минем әллә нигә бер сөйләшүемнән дә аңлаган нәрсә булганын. Ә аның җыерчыклы куллары, минем битемнән сыйпаган вакытта,.... алар иң йомшак куллар кебек тоела. Ә битенә чыккан җыерчыклар,, алар бит безнең хакта уйлап, борчылып елаган, күз яшьләре аккан эзләр. Әйе, әйе, нәкь менә шулай, күз яшьләре калдырган буразналар. Эх дустым, белсәң иде мин кичләр буе әнием белән ничек сөйләшеп утырганны. Ул бит мин диеп күпме күз яше түккән, күпме борчылган? Нинди генә үлчәү белән үлчәсәңдә әниләрнең борчу мәшәкатьләрен үлчәп булмастыр, күп, бик күп алар. Мин, мин шундый җүләр, әниемне борчымыйм дип утларга салганмын.
— Елама дустым, хәзер син инде аңладың, тик менә телефонны барыбер алырга була иде бит.
— Мин аны бетереп тә сүндереп аттым. Нигәдер әнием белән минем арага башка мәшәкатьләр кереп, шундый матур мизгелләрне бозар дип курыктым. Йә, ярый, сезнең хәлләр ничек? Булатның килгәне бармы?
— Ләлә Булат хастаханәдә ята бит.
— Нәрсә булды? Тагын йөрәкме?
— Аңа пычак белән кададылар.- дип Дания нәрсә булганнарны сөйләп-
— Әйдә чәй эчәбез, сөйләнә, сөйләнә авызым кипте.
— Әле ярый сезгә бәйләнмәгәннәр.
— Ә нәрсә дип? Теге яшь кыз килгән иде, бераз сөйләшеп утырдык, белсәң иде дустым миңа дә шундый рәхәт булды. Әйе, чыннан да сөйләшеп утырыргада кеше кирәк икән. Ул миңа да өметне өзмә апа ди, иптәш кызы турында сөйләде. Бәбкәм әти әнисен берсе артыннан берсен югалткан, нәкъ менә минем кызым кебек, ул да әбисе белән яши. Тик бер аерма белән, ул бала әнисен кире кайтара алмый, ә кызым әле әнисен күрү бәхетенә ирешә ала, Мин, мин яңабаштан кызымны эзли башлыйм, минем әле өметем бар.
— Менә монысы дөрес. Дания синдә кич кунсам буламы? Иртән иртүк хастаханәгә бергә барыр идек, син бит әлегә өйдә дидең.
— Алай гына да түгел, Ләлә мин, мин әти турында белә алам, ул ничек яши.
— Сиңа кирәкме? Син бит аны күрә алмыйм дидең, кстати, син каян белә аласың?
— Ялгыш бер әби белән таныштым, ул әнинең сыйныфташы булып чыкты. И беләсеңме, ул шундый кызык, әллә ниләр сөйли, көлдереп бетерә.
Дания Рәфисә апаны исенә төшереп көлеп җибәрде дә:
— Аның белән шундый җиңел сөйләшергә.
— Соң? Ә нигә сорамадың?
— Шәфкать туташы кымачаулады, дарулар эчәргә вакыт җитте дип керде, ә миңа кайтып китәргә генә калды.
Дуслар озак сөйләшеп утырып ниһаять йокларга ятты. Әйе әйтүе генә дөрес, ләкин бу алай түгел иде, аларның һәркайсы үз эченә кереп, үткәннәрне искә төшерә башлады. Бары тик Дания генә әтисе турында нигәдер авыр иде уйлары.
Бүген Дания мәктәптән дә башы авыртып кайтты. Дәрес хәзерләп тә тормыйча ул бүлмәгә кереп караватына ятты. Изрәп йоклап кына киткән иде үги әнисе кайтып нәрсәгәдер кычкыра башлады. Тик Дания моңа әһәмият бирмәде, аның үз хәле хәл иде. Озак та тормады, әтисе дә ках пах килеп җеткереп кайтып керде. Ишектән керүгә яшь хатын һәрвакыттагыча тагын нәрсәдәндер зарлана башлады. Нәрсә турында сүз барганын әлбәттә инде Дания ишетмәде. Менә аның бүлмәсенә ычып диярлек әтисе килеп керде, ә аңа ияреп үги анасы. Дания әтисенең күзләреннән чыккан ычкыннарны күреп куркып калды. Дания әтисенә нидер әйтмәкче иде, тик әтисе өлгер булып чыкты, караватта яткан кызын сөйрәп диярлек торгызды да:
— Күпме, күпме була минем баш миемне ашарга ә? Нигә син гел зыян кыласың соң ? Үги әни дә кеше бит, ул сиңа әни булырга тырыша ә син нишлисең ә? Нигә аңламыйсың? Син аңласын өчен сине гел кыйнарга кирәкме?
— Әти мин бернәрсәдә эшләмәдем бит, әти мин авырып кайттым мәктәптән, әти, әти дим, әти җибәр мине, минем башым авырта, әти дим, әти авырттырасың биииит.
— Ә синең башың авыртамы? Ул минем синең кыланышларыңа башым авырта.
— Әти мин дөресен генә әйтәм, директор абый мине авырган өчен өйгә кайтарып җибәрде, минем чыннан башым авырта, әти җибәр,, әтииии, әти авырттырасың бит.
— Син ничек баш авыртканнын беләсеңме? Менә, менә шулай авырта ул баш— дип әтисе Даниянең башын стенага бәрә башлады. Хәттә Даниянең ачыргаланып кычкыруы да аны туктата алмады. Әти кеше нәрсәдер әйтә, әйтә кызын кыйнады. Бары тик үги ана аерып алгач кына туктап:
— Менә бит, сине кыйнаганда да ул сине яклый әрәмтамак. - дип алар бүлмәдән чыгып китте. Дания битенә хәтле агып төшкән канны сөртә, сөртә:
— Әни, әниеееем, алып кит мине үзең яныңа, әни минем тамчы да яшисем килми бит, әниееееем үтенәм ал үзең яныңа дим, нигә мине калдырдың? - дия, дия үксеп елады.
Бу котычкыч көнне ул беркайчан да онытмый, әле бит гаепле булса иде. Әйе, ул көнне үги әнисе пешереп калдырган ашны, үз кызы җылытып ашарга теләгән, ләкин онытып ашны яндырган. Эштән кайткан үги әнисенә дә, әтисенә дә әлбәттә инде ашарга әйбер юк, һәрвакыттагыча гаепне Дания өстенә аударып калдырган кызы әлбәттә инде әнисе өчен һәрвакыт дөрес сөйли. Менә, башы нигә авыртканның да чишелеше табылды. Дания күзләрен каты итеп йомып:
— Эх әти, минем күз яшьләрем сиңа төште микән? Нигә, нигә син шулай үзгәрдең? Нигә син ерткыч хайван кебек яраткан кызыңа кул күтәрдең? Нигә башта чын дөресен беләсең килмәде, Нигә дөреслекне ачыклау синең өчен авырайды? Бу хәлләрне искә төшерү Дания өчен бик авыр иде. Тик нәрсә генә булмасын аның әтисе турында барысында беләсе килде һәм Дания хастаханәгә баруга Рәфисә ападан барысында сорарга теләде. Ләкин без дигәнчә генә тормыш бармый шул. Иртән иртүк Даниягә шалтыратып аны эшкә чакырдылар. Дания. Ләләгә Булатны ничек табырга өйрәтеп үзе эшкә китте. Бүгенге көн аның өчен иң авыр һәм шул ук вакытта иң озын көн булды. Беренчедән ул Булат күзен ачкан вакытта аның янында була алмый, икенчедән Рәфисә апа белән сөйләшергә өлгерми. Менә тагын аның башында уйлар давылы уйный. Көн үтүгә ул ашыгып өйгә кайта. Суыткычтан тавык алып аш пешерә. Кирәкле әйберләрне җыеп, ашыгып хастаханәгә юл ала. Коридорда аны авызын ерып Ләлә каршы ала:
— Менә бит, Булат сине көткән кебек, әле яңа гына аны общий палатага күчерәләр.
— Ләлә, телеңне тый.
— Ә нәрсә? Мин бит туры килә генә дидем. Әйдә, ул сине көтә.
Палатага кергәндә Дания әллә ничек кенә, куркып диярлек керде. Агарынып калган Булатның йөзен күргәч телсез калды.
— Дания нихәл?
Сүзне Булат үзе башлады. Дания югалып калды, ул күзләрен яшерә төшеп:
— Минем яхшы Булат, син ничек? Аллага шөкер син хәзер общий палатада. Болай булгач алга дияргә дисәк буладыр, шулаймы?
— Әйе, болай булса бер атнадан биеп тә алырбыз.
— Миндә барам, кая барабыз?
Ләлә көлә төшеп:
— Ә нәрсә әллә кая йөрергә, миндә яисә Даниядә бәйрәм итәрбез.
— Юк,, юк, әлегә мин пас. Дания сорарга оныттым, нинди хәлләр анда безнең эш буенча?
— Аны кулга алдылар, кызганычка каршы без ул хәшәрәт каршысына чыктык.
— Ярар, без күрәсен чит кеше күрми, шулай язгандыр, үзеңне гаепләмә.
— Булат тавык шулпасы эчеп ал, ә син Ләлә карап тор, ә мин, мин таныш апалар янына барып киләм.
-— Таныш апалар? Син монда танышып та өлгердеңме?
Булат сынаулы карашын Даниягә төбәп:
— Әллә куркып калдыңмы? Мин шаяртам гына, рәхмәт сиңа, минем өчен борчылма, син мине яхшы кулларда калдырасың. Ләлә менә дигән тән сакчысы.
— Юмарист.
Дания елмаеп коридорга чыкты. Рәфисә апа яткан палатага барганда әллә ниләр уйлап бетерде, ничек, нәрсә дип сүзне башларга. Ул палатага керүгә һәрвакыттагыча сүзне Рәфисә апа үзе башлады.
— Сеңлем син гел керәсең, ә без бит синең исемеңне дә сорамадык.
— Дания, мин Дания булам.
— Дания Алланың рәхмәте яусын безгә булышкан өчен. Иртәгә бу таш аяк юкка чыга, әфсенне укып гипсны алабыз диләр, насыйп булса үзем , чәй кемгә кирәк дип кеше артыннан чаба башлыйм, бөтен палата буйлап чәй ясап йөрим.
— Амин шулай булсын Рәфисә апа.
— Эх, тагын тәмлеләр күп килгән, әйдә, үзең дә безнең белән чәй эч.
— Юк рәхмәт.
Дания апалар чәй эчкәндә сөйләнеп булмас дип:
— Сез чәй эчеп алыгыз, ә мин бераздан кереп чәшкәләрегезне юып калдырырмын. - дип палатадан чыкты. Бераз читкәрәк китеп тәрәзә янына килеп басып:- Нишләргә? Сораргамы? Ә бәлки ул әти турында бернидә белмидер? Әнә бит, ул күрше авылда яшим дип әйтте түгелме? Юк, нәрсә булса шул була, ул хәзер үк әтисе турында сорый. Дания әкрен генә палатага якынлашты, ләкин аңа әтисе турында бернәрсә дә сорарга туры килмәде, Рәфисә апа үзе Таня апага тырышып, тырышып аның хакында сөйли иде.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.