Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова. Унберенче бүлек. Ишеп яңгыр яуса да, буран чыкса да, язмышларга язылганны беркем дә бернәрсә дә үзгәртә алмый. Дөреслекне дә болай гына исбат итә алмыйсың, кәгазь, документ заманы. Әйткән сүзгә болай гына беркем дә ышанмый, ә дөреслекне исбатлавы тагын да авыр. Ишеп яңгыр яуса да, буран чыкса да, язмышларга язылганны беркем дә бернәрсә дә үзгәртә алмый. Дөреслекне дә болай гына исбат итә алмыйсың, кәгазь, документ заманы. Әйткән сүзгә болай гына беркем дә ышанмый, ә дөреслекне исбатлавы тагын да авыр. Тормыш шулай ясалган, егыласың да торып китәсең, тагын егыласың, тагын торып китәсең, тик менә торып китәргә, алга барырга гына көч кирәк , ә иң мөһиме теләк кирәк һәм бөтен кешедә дә ул көч, теләк дигән нәрсә бар дип әйтеп булмый. Һәр кеше үз тормышын үзе җайлый, үзенчә кора, ничек кенә тырышсаларда ялгышларсыз булмый. Ләкин ул ялгышларны кайберәүләр танымыйча үзен өстен чыгарып калдыра, үзен дөрес дип саный, ә синең хаклы булуыңны, синең сүзләреңне аяк астына салып тап

Гөлчирә Галимова. Унберенче бүлек. Ишеп яңгыр яуса да, буран чыкса да, язмышларга язылганны беркем дә бернәрсә дә үзгәртә алмый. Дөреслекне дә болай гына исбат итә алмыйсың, кәгазь, документ заманы. Әйткән сүзгә болай гына беркем дә ышанмый, ә дөреслекне исбатлавы тагын да авыр.

Ишеп яңгыр яуса да, буран чыкса да, язмышларга язылганны беркем дә бернәрсә дә үзгәртә алмый. Дөреслекне дә болай гына исбат итә алмыйсың, кәгазь, документ заманы. Әйткән сүзгә болай гына беркем дә ышанмый, ә дөреслекне исбатлавы тагын да авыр. Тормыш шулай ясалган, егыласың да торып китәсең, тагын егыласың, тагын торып китәсең, тик менә торып китәргә, алга барырга гына көч кирәк , ә иң мөһиме теләк кирәк һәм бөтен кешедә дә ул көч, теләк дигән нәрсә бар дип әйтеп булмый. Һәр кеше үз тормышын үзе җайлый, үзенчә кора, ничек кенә тырышсаларда ялгышларсыз булмый. Ләкин ул ялгышларны кайберәүләр танымыйча үзен өстен чыгарып калдыра, үзен дөрес дип саный, ә синең хаклы булуыңны, синең сүзләреңне аяк астына салып таптый. Әйе Дания дә үзенең хаклы булуын исбатларга тырышты, күпме идарә ишеген шакыганын бер ул үзе генә белә. Бернәрсәдә барып чыкмаганын аңлагач ул бирелә, кызын эзләүдән баш тарта. Ләкин төннәр буе кызын төшендә күреп саташып чыга. Күпме генә вакыт үтмәсен, ул кызын һаман шул килеш, нәни кыз итеп күрә.
Менә бүген дә Алинә әнисе белән курчак театрына барды. Театрдан соң һәрвакыттагыча трамвай белән шәһәр карап кайттылар. Әллә аргангамы, тик Дания, кызы тәрәзә аша карап сөйләнеп барганда изрәп йоклап китә. Дания трамвай тәрәзәсен кызы шакып барганга уянып китә дә:
— Кызым шакыма, алай ярамый.— дип әйтә. Ләкин урыныннан торып утыргач үзенең бары төш күрүен аңлый, ә шакыган һаман ишетелә. Әйе кемдер ишекне шакый.
Тагын Дания үткәннәрдән кире хәзерге тормышына кире кайтты, әкрен генә урыныннан торып , ишек янына килеп:
— Нигә шул кадәр каты шакырга соң? Кая ашыгасыз?
Ишек ачылуга каршысында басып торган Булатны күреп:
— Син? Әле киттең генә түгелме соң? Нәрсә булды? Әллә нәрсә булган кебек дөмбердисең, аннары тагын миндә исерекләр җыелган дип әйтәләр инде.
Булат тизрәк аклана башлады:
— Мин башта кыңгырау төймәсенә бастым, аннары шакый башладым. Дөресен әйткәндә бераз куркуга калдым, синең кәефең мин киткәндә яхшы иде дип уйламас идем, шуңа да бераз борчылдым.
— Ярар кер әйдә, кешеләргә әллә нәрсәләр уйларга ирек бирмик әле, безнең йортның колагы да күзе дә бар кызганычка каршы .
— Анысын да аңлыйм,.... мин шуны аңлый алмыйм, сез бит яхшы хатын - кызлар, ә вакыты белән әллә нинди , үзегезне начар яктан күрсәтергә тырышасыз димме инде.
— Ничек итеп ?
— Белмим ничек әйтергә, вакыты белән сиптән ычкынган эт кебек, сүгенәсез, үзегезне чын алкашлар кебек тотасыз.
— Дөрес түгелме? Кеше бер тапкыр егылган икән аны гел арткы рәткә тыгалар. Дөресен әйткәндә мин башта аптырый идем, ә хәзер күнектем, теләсә нәрсә уйласыннар, берсе алдында да отчёт бирәсем юк минем. Аеруча ....
Дания сүзен бүлеп туктап калды.
— Нәрсә әйтергә телисең?
— Ә нәрсә әйтә алам соң? Баштарак Света белән эчкәндә чыннан да исерекләр кергәлиләр иде. Берсендә прямо өйдә сугыша башладылар, мин аларны куып чыгарганчы ярты подъезд халкын уятып бетердек. Аннары тагын килделәр, мин ишек ачмадым, ә алар, ә алар бер сәгать сүгенеп ишек шакып басып торды. Кешегә бер булышсаң, аеруча исереккә, ул шул җиргә килә, нәкъ менә эт кебек һәм аңлавыңча яхшы ук тавыш чыга. Менә шулай мин исерек хатынга әйләндем.
— Тик син каршы төшә ала идең бит, нигә, нигә дип үзеңне яклый алмыйсың син? Нигә дәрәҗәңне төшерәсең?
— Башта әйткәләдем, бер тапкыр буялдыңмы, юып бетереп булмый диләрме? Мин аңлатып ардым, шуңа да бүтән дәшмәдем. Чәй кайнады, эчәсеңме?
— Әйе, әгәр ясыйсың икән. Дания соравым өчен гафу ит, син кызым бар дидең, ә Ләлә, аның балалары бар идеме?
— Син соңгы арада гел аның турында сораша башладың әле егет.
Дания елмая төшеп:
— Ул бала табарга теләгән, ләкин, ләкин ире аны каты кыйнаган, Ләлә авыр хәлдә хастаханәгә озатылган , алты айлык бала үле туган, вакытыннан алда . Беләсеңме ул яхшы хатын, әгәр бергә булырга теләсәгез ул яхшы хатын булыр иде, тик менә бүтән бала таба алмый ул. Ә син, син бәхетле итә алыр идең аны Булат.
Булат башын иде, бераз уйланып торды да:
— Тик мин аны түгел, сине бәхетле итеп күрәсем килә . Юк, юк, аны да бәхетле итеп күрәсем килә, ә сине....... Син миңа минем Гәүхәремне искә төшерәсең. Мин, мин бүтән гашыйк була алырмын дип уйламаган да идем, ә хәзер, хәзер гел сине уйлыйм, күз алдымнан очасың. Бераз гына буш вакытым булса да сине күз алдыма китерәм.
-— Булат, мин нәрсә әйтә алам соң? Мин....
— Нәрсә син? Мин бүген үк димим бит, уйла, кая ашыгырга?
— Син гел Ләлә хакында сорагач мин, мин сез бергә дип уйлаган идем.
Булат ирексездән көлә төшеп:
— Мин сүзне нәрсәдән башларга белмәдем, шуңа аны кыстыра идем.
Булат кулындагы сәгатенә карап алды да:
— Башсыз, Дания мин циркка билет алган идем, соңга калабыз сөйләнеп утырып, әйдә тизрәк киен әле.
Дания аптырап калды, тик тиз генә киенеп чыкты. Алар сөйләшкәнчә трамвайга утырып цирк бинасына китте. Әйе Дания күптән, бик күптән циркка барырга теләде. Менә ниһаять аның теләге кабул булды. Ә Булат аның артыннан күзәтте. Даниянең ихлас күңелдән шатланып, һәрбер чыгышны балалар сыман күзәтеп утыруы, балаларча кул чабып көлүе Булатның йөрәгенә май булып ятты. Ә Дания дөньясын онытып балаларча шатланды. Әле цирктан чыккач та үзенең хисләр ташкынын кая куярга белмәде.
— Булат ә теге нәни кыз--Дания шаркылдап көлеп җибәрде һәм : -
— Мин бит аны нәни кыз дип торам, ә ул,- Дания көлүен дәвам итеп: —Белсәң иде мин ничек курыктым. Ул бит нинди биеклеккә менеп озын канатта мәш килде. Егыла дип йөрәгем ярылып бетте ул бала, әй, чыннан да бала сыман бит ни....
— Соң лилипудлар циркы, кечкенә артистлар безнең алда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
— Ә бит шундый да кечкенә балаларга ошаганнар иде.
Дания тагын көлеп җибәрде дә:
— Ә теге, теге, кечкенә сакаллы ир ат чыккач мин бөтенләй дә үлә башладым көлеп. Уйлап кара инде кечкенә балага зур сакал куйганнар. Әле җитмәсә нинди оста сөйли, ни генә кыланмады.
— Әйе, чыннан да бик кызык булды.
— Юк, юк, бер төркем нәни балалар чыгып берсе өстенә берсе баса башлагач йөрәгем жу иттте. Бетте, бетте, иң астагы баланы сыталар дип уйладым. Без ярар уртадарак идек, анда "нәни" олы кешеләр икәнен чамаладык. Ә менә арттарак утыручы, минем кебек тилеләр чыннан да балалар дип уйлагандыр инде. Дания сөйләнә, сөйләнә көлде дә көлде, ә аңа карап барган Булат бары елмайды. Даниянең балаларча үз үзен тотышы, шул хатле сөенүе аның йөрәгендә тагын ниндидер хисләр ташкыны ачты. Булатның дәшми баруы Даниягә сәер тоелды, ул аңа карап:
— Сиңа ошамады мәллә, нигә берсүзсез барасың?
— Син бит шул хәтле хискә бирелеп сөйләп барасың, мин сине нәрсә булса да әйтеп сүзләреңне бүлергә куркып бардым. Син үзең дә балалар сыман шатланасың бит.
— Миңа чыннан да шул хәтле рәхәт булып китте. Күптән, бик күптән болай шатланганым юк иде, рәхмәт сиңа.
— Үзеңә рәхмәт каршы килмәгәнең өчен. Болай булгач без бүгенге кичне дәвам итәбез. Бер уңайдан сине озатам, ә башта сездән ерак түгел кафе бар, әйдә кереп чәйләп алабыз.
— Юк инде, рәхмәт, сиңа да кайтырга кирәк .
— Дания әле генә бар да яхшы иде, бүген булса да каршы килмә инде.
Дания Булатның күзләренә карады, күзләр, әйе бу күзләрдә ниндидер үзгәрешләр бар, бер үк вакытта Булатның моңсу күзләрендә ниндидер яктылык, ниндидер серле караш бар иде. Дания моңсу катыш назлы күзләргә карап:
— Нишлисең бит, бүген минем бәйрәм көне икән, шулай булсын, әйдә чәй эчәбез - дип Дания үзе дә сизмичә Булатны култыклап алды да:
— Йә нәрсә капитан, мине кая алып барам дидең әле?
— Әкиятләр иленә,әкиятләр иленә. Дания син гел шулай елмаеп, тормышка, алга таба омтылып, яхшыга өметләнеп яшә. Бүген мин синең өчен бик шатланам, син янә бәхетле тормышка кире кайткан кебек, амин, шулай гына дәвам итә күрсен.
— Рәхмәт Булат.
Юл буе сөйләшеп, тәмле чәйләр эчеп , алар ниһаять Дания яши торган йорт янына якынлашты.
— Дания сорарга да яхшы түгел, бүгенге көнне бозасым да килми, син.....
— Булат, үзең әйтәсең бит, бүгенге көнне бозарга кирәкми, сорауларны башка көнгә калдыы....
Дания сүзләрен әйтеп бетермәде, ул яши торган йорт янында көчле сүгенү сүзләре ишетелде.
— Әнә ишетәсеңме, синнән башка да күңелне төшерүчеләр бар. Хәзер тагын әйтерләр инде мин исерекләр җыеп ятам дип. Ике йорт аша кибет, менә бөтен исерек шушы ике- өч йорт тирәсендә йөри.
Алар әкренләп подъезд ягына борылды һәм кинәт аларга каршы чапкан ир- атны күрделәр, ә аның артыннан тагын берничә ир чаба, ә үзләре:
— Держите, держите, он человека убил.
Алдан чабучы ир нәрсәгәдер абынып егылды, ә тегеләре аны куып тотты һәм сугыша башладылар. Дания куркып калды, Булатның кулына каты итеп ябышып:
— Әйдә әйләнеп үтәбез, мин бик куркам.
Булат ризалык белдереп кырыйгарак борылып:
— Син алдан бар, әйдә тизрәк- дип кенә бетерде, кыйналган ир башкалардан аерылып , нәкъ менә Булатлар атлый торган сукмакка таба чаба башлады. Каршысына очраган Данияне төртеп екты да алга омтылды. Булат ирнең Даниягә сукканын күреп ачу белән теге иргә сугып җибәрде дә:
— Син нишлисең ә?
Ләкин ир генә җавап бирәсе урынга, кулындагы ялтырап тора торган пычагы белән Булатка чәнчеп, тизрәк китеп барды. Артларыннан килгән ирләр теге ир артыннан куып киттеләр, ә Булат эчен тотып җиргә ауды. Егылган Дания җирдән торып Булат янына килде дә:
— Булааат, син нәрсә? Сиңа нәрсә булды?
Ләкин сорауга җавап урынына Булатның кулындагы канны күреп кычкырып җибәрде :
— Ааааа, Булат, Булат....
Дания кесәсеннән телефонны чыгарып ашыгыч ярдәмгә шалтыратып:
— Үтенәм, үтенәм тизрәк килегез, Булат, аны, аңа пычак белән чәнчеделәр. — дип үзенең адресын әйтеп:
— Үтенәм тизрәк килегез, ул үлә......
Ашыгыч ярдәм тиз килеп җитте, беренче ярдәмне күрсәтеп Булатны хастаханәгә алып киттеләр, әлбәттә инде Дания алар белән бергә барды. Хастаханәгә килеп җиткәч тә ике сәгать дәвамында Булат хакында бернинди дә хәбәр бирүче булмады. Дания коридор буйлап аркылыга, буйга йөрде. Ниһаять стенага сөялеп күзен генә йомган иде, аңа кемдер:
— Сез зыян күрүчене алып килдегезме?
Дания каршысында полиция хезмәткәре иде, ул туры Даниянең күзенә карап:
— Сез кем буласыз? Ничек килеп чыкты бу хәл, сез ачыклык кертә аласызмы?
Дания куркып калды, нигәдер үзен әллә ничек кенә хис итеп:
— Мин нәрсә әйтә алам соң? Мин нәрсә булганын күрми дә калдым, мине ир кеше төртеп екты, аягыма баскач Булат янына килдем, ул да егылган дип уйлап булышырга теләгән идем, ә анда, анда....
Дания түзмәде елап җибәрде һәм :
— Без бит беркемгә дә тимәдек, шул хәтле матур кич үткәрдек иде, ә мондаааа.
Елаган Даниягә карап торган тикшерүче:
— Ә сез каян кайттыгыз? Һәм нәрсә булды?
— Без циркта идек, кайтып барганда, дөресрәге өйгә кайтып җиткәндә башта тавышлар ишеттек, ә аннары, аннары нәрсә булганын беләсез. Без аңламый да калдык, эх белгән булсааам...
— Нәрсә турында әйтәсез?
— Булат тагын бераз йөрик әле, кич тыныч, урамда җылы дигән иде, бәлки аны тыңласам бу хәл булмас иде.
— Ә ул йортта кем, дөресрәге кайсыгыз яши?
— Мин, мин яшим, ул мине озата кайтты. Әйтегез әле , ә ул ирне, Булатка пычак кадаучыны тоттылармы?
— Әйе, ул полиция идарәсендә, тагыыы....
Полиция хезмәткәре сүзен әйтеп бетерә алмады, алар янына табиб килеп:
— Сез зыян күрүчегә кем буласыз? Сез бит аның белән килдегез ялгышмасам?
— Әйе мин, ә ул, ул нәрсә? Аның хәле ничек?
— Операция яхшы үтте дисәм дә була, тик менә нәрсә буласын аерым ачык әйтә алмыйм әлегә, барысында бүгенге төн хәл итә.
— Ничек?
— Әгәр бүгенге төнне җиңеп чыкса исән кала. Гафу итегез без хәлдән килгәннең барысын да эшләдек.
— диде дә табиб китеп барды. Дания исә:
— Һәрвакыт бер сүз, әби үлгәндә дә шулай диделәр, әйтерсең лә бүтән сүз юк.
— Ә сез нәрсә көттегез соң? Ярар, барысы да яхшы булсын инде, мин дә сезне әлегә борчымыйм, кирәк булсагыз без сезне идарәгә чакырырбыз.
Полиция хезмәткәре китүгә Дания идәнгә чүгәләп утырды да үкси, үкси елый башлады.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.