Саба районы командалары җиңде! 📍3 майда Арча шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте призына Татарстан Республикасы 2 нче лигасының ирләр һәм хатын - кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. 🏆Безнең ике җыелма команда да мактаулы беренче урынны яулады. Иң яхшы уенчы - Камилә Агләмҗанова. ❤️ ️«Яшьлек» яшьләр үзәге командасын һәм тренерлары Хөснетдинов Илназ Хәниф улын, Башарова Снежана Марат кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз һәм алга таба уңышлар телибез! Алда яңа җиңүләр һәм казанышлар көтсен!👏👏👏