Казан уртасында урнашкан Иске татар бистәсе бар яктан уйланылган матур урын кебек күз алдына килеп баса. Юкка гына башкалабызга килгән күп кенә туристлар нәкъ менә шушы урын белән танышырга, аның хакта күбрәк белергә ашыкмыйлар бит. Чыннан да, бик гүзәл урын ул! Анда урнашкан кибетләр, чәйханәләр, рестораннар һәм гомумән, Иске татар бистәсе татар авыллары мохитенә чумарга мөмкинлек бирә, безнең милли колоритны булдыра. Әмма... Әмма шушы матур, тарихи урынны игътибар белән күзәтеп баргач, без бер мөһим проблемага юлыктык. Әлеге мәсьәлә бөтенебез өчен дә актуаль булмаска мөмкин, ләкин сәламәтлеге чикле кешеләргә бу чыннан да зур авырлык тудыра. Нәрсә турында сүз барганын үзегез дә аңлап җитешкәнсездер. Иске татар бистәсендә урнашкан кибетләрнең берсендә дә махсус пандуслар, киң ишекләр һәм башка шундый уңайлыклар урнаштырылмаган! Бу бигрәк тә коляскада булган кешеләр өчен җитди проблема булып тора, чөнки аларның кибетләргә, чәйханәләргә, экскурсия була торган нокталарга керү мөмкинлеге н