Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

Редистан роза

Редистан роза🌷 ✅Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кисеп, төрле бизәкләр ясау “карвинг” дип атала. Бу техника безгә Япониядән килгән. Язның беренче яшелчәсе — редистан бик матур чәчәкләр ясарга була. ✅Редисны кисүне аскы өлешеннән башлыйбыз. Иң элек, беренче фотодагы кебек, бер рәткә юка пластинка рәвешендә биш таҗ ясарга. Таҗлар бер-берсеннән тигез ераклыкта булса, чәчәк матуррак килеп чыгачак. Икенче рәттә таҗлар арасында тагын биш таҗ ясарга. Шул рәвешле күпме ясап була, рәтләрне шулай кабатларга кирәк. Кисеп бетергәч, редисны бозлы суга салырга. 20-30 минуттан чәчәк ачылырга тиеш. Аны судан алып, табынны бизәүдә кулланырга мөмкин. ✅Розаның сабагы итеп яшел кәгазь яки суган кыягы чорналган таякчык куярга була. 😉

Редистан роза🌷

✅Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кисеп, төрле бизәкләр ясау “карвинг” дип атала. Бу техника безгә Япониядән килгән. Язның беренче яшелчәсе — редистан бик матур чәчәкләр ясарга була.

✅Редисны кисүне аскы өлешеннән башлыйбыз. Иң элек, беренче фотодагы кебек, бер рәткә юка пластинка рәвешендә биш таҗ ясарга. Таҗлар бер-берсеннән тигез ераклыкта булса, чәчәк матуррак килеп чыгачак. Икенче рәттә таҗлар арасында тагын биш таҗ ясарга. Шул рәвешле күпме ясап була, рәтләрне шулай кабатларга кирәк. Кисеп бетергәч, редисны бозлы суга салырга. 20-30 минуттан чәчәк ачылырга тиеш. Аны судан алып, табынны бизәүдә кулланырга мөмкин.

✅Розаның сабагы итеп яшел кәгазь яки суган кыягы чорналган таякчык куярга була. 😉