3 май - М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор НИКОЛАЙ ДУНАЕВның (Наил Дунаев) туган көне. 2022 елның 30 октябрендә ул вафат булды. Исән булса, аңа бүген 88 яшь тулган булыр иде💔 Дунай истәлекләре… Авылыбызның дус-иш малай-шалайларыннан аермалы буларак, мин бөтен булдым. Минем әти-әнием исән, сау-сәламәт булдылар. Кордашларымның күбесенең әтиләре, туганнары сугыштан кайтмады. Кайтканнары да бик соң, Сталин үлгәч кенә, 53 нче елдан соң гына кайттылар. Ничек минем әти сугышка китми калган? Ничек шулай килеп чыккан? Киткән ул, аны җиде тапкыр алып, җиде тапкыр озатканнар, ләкин ул җидесендә дә борылып кайткан. Соңгы кайтуын мин дә хәтерлим. Ул болай булды: беркөн иртән тордым да әнигә төнлә күргән төшемне сөйлим, имеш, әти ниндидер комбайнга охшаган зур бер машинаның алдына утырган да, үтә дә киң көрәк белән юл ярып, чистартып килә… УКЫГЫЗ 👈
3 май - М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай
3 мая 20253 мая 2025
1
~1 мин