Найти в Дзене
Кряшены

Марафончы Елена Даниловадан үткәннәргә

Марафончы Елена Даниловадан үткәннәргә

хат✉️

🌿Марафонның бер көне - «Үткәннәргә хат» дип аталды. Казаннан Елена Данилова Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган бабасына язган хаты.

📝2025 нче елдан хат юллыйм. Бу елны илебездә «Ватанны саклаучылар елы», дип игълан иттеләр. (Хәзер шулай һәр елны нинди дә булса вакыйгаларга, өстенлек биреп, атама бирәләр).

2025 ел – Бөек Ватан сугышы тәмамлануның, җиңү яулауның 80 еллык юбилей елы да әле. Син генә күрә алмагансың ул көннәрне. Бик күп нәрсәләр үзгәрде шул.

Бабаем, без – синең нәсел дәвамчыларың. 4 нче, 5 нче буының булабыз инде. Ә менә син яшь чагында утырткан каен агачын күрсәәәң... Ул шундый биек булып үсте. Әйтерсең лә нәсел агачы. Без сине гел искә алабыз, бабаем. Бабай, дигәч тә, син бит мәңге яшьлегеңдә калгансың. Сугышка киткәндә, яңа гына туып калган малаең да, аннан олыраклары да мәңгелеккә киттеләр инде арабыздан...

Дәвамы:👇

https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/marafoncy-elena-danilovadan-utkannarga-xat