Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌼🌼🌼Нина Фадеева: «Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде

🌼🌼🌼Нина Фадеева: «Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде» 🏡Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева бала чагындагы истәлекләре белән уртаклашты📝 💬Сәрдә үләне белән кычытканнан аш пешереп йөрим. Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үсемлекләрдән ясалган үлән чәе дә булса, күңелләр рәхәтләнеп кала. Шундый эчемлек белән өйгә кергән һәркемне сыйлыйсыгыз, табыннарыгызны бизисегез килсә, кунакларны шаккатырырга теләсәгез, киләсе җәйне бушка үткәрмәскә тырышыйк. Үзем аш пешерәм hәм бала, үсмер чакларымны уйлыйм. Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде. Гомере буе бала вакытындагы ачлык елларын искә алып, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә: „Шул кычыткан, алабута орлыгы, кузгалаклар коткарып калды безне“, — дип сөйләгәннәре онытылмый. РЕЦЕПТ 👈😉😋

🌼🌼🌼Нина Фадеева: «Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде»

🏡Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева бала чагындагы истәлекләре белән уртаклашты📝

💬Сәрдә үләне белән кычытканнан аш пешереп йөрим. Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үсемлекләрдән ясалган үлән чәе дә булса, күңелләр рәхәтләнеп кала. Шундый эчемлек белән өйгә кергән һәркемне сыйлыйсыгыз, табыннарыгызны бизисегез килсә, кунакларны шаккатырырга теләсәгез, киләсе җәйне бушка үткәрмәскә тырышыйк.

Үзем аш пешерәм hәм бала, үсмер чакларымны уйлыйм. Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде. Гомере буе бала вакытындагы ачлык елларын искә алып, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә: „Шул кычыткан, алабута орлыгы, кузгалаклар коткарып калды безне“, — дип сөйләгәннәре онытылмый.

РЕЦЕПТ 👈😉😋