Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌿Марий Эл республикасыннан Василий Иванов иҗаты

🌿Марий Эл республикасыннан Василий Иванов иҗаты📝📝📝 📖Яшьлек турында Яшьлек бит ул кулдан тотып, Бу дөньяны күрсәтүче. Яхшылыкны яманлыктан, Аерырга өйрәтүче. Олыларны хөрмәт ит дип, Һәр көн саен кабатлаучы Баштан сыйпап, арттан тибеп Чал картлыкта озатучы. Барыбыз да шушы юлдан, Берни күрми баручылар. Яшь вакытта ни күрсәтсәк, Алда шуны күрүчеләр. Кай вакытта ялгышыпмы, Гадельсезлек китә диләр. Яхшы картлык урынына, Яманына илтә диләр. Ялгышмасын яшьлек безнең, Бик әкерен алып барасын. Барып житкәч чал картлыкның, Иң матурын сайлап бирсен. Калган шигырьләре:👉 https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/ueny-cyny-berga-ialkaulykka-ale-biresmam

🌿Марий Эл республикасыннан Василий Иванов иҗаты📝📝📝

📖Яшьлек турында

Яшьлек бит ул кулдан тотып,

Бу дөньяны күрсәтүче.

Яхшылыкны яманлыктан,

Аерырга өйрәтүче.

Олыларны хөрмәт ит дип,

Һәр көн саен кабатлаучы

Баштан сыйпап, арттан тибеп

Чал картлыкта озатучы.

Барыбыз да шушы юлдан,

Берни күрми баручылар.

Яшь вакытта ни күрсәтсәк,

Алда шуны күрүчеләр.

Кай вакытта ялгышыпмы,

Гадельсезлек китә диләр.

Яхшы картлык урынына,

Яманына илтә диләр.

Ялгышмасын яшьлек безнең,

Бик әкерен алып барасын.

Барып житкәч чал картлыкның,

Иң матурын сайлап бирсен.

Калган шигырьләре:👉 https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/ueny-cyny-berga-ialkaulykka-ale-biresmam