Ниһаять, тузганактан кайнатма ясар вакыт җитте бит, дуслар! Бик файдалы һәм тәмле булган рецепт белән уртаклашабыз. Кирәк: дүрт йөз грамм тузганак чәчәге, ике стакан су, җиде стакан шикәр. Чәчәкләрне юарга, су тутырырга һәм утка куярга. Ике минут кайнатып алырга. Аннан соң шикәр салырга да, утка куеп, янә кайнатырга. Җиде минут кайнаткач, чиста банкаларга салырга һәм капкач ябарга. Автор:Гөлия Мөгаллимова
Ниһаять, тузганактан кайнатма ясар вакыт җитте бит, дуслар! Бик файдалы һәм тәмле булган рецепт белән уртаклашабыз
1 мая 20251 мая 2025
~1 мин