Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🌾Язгы чәчү

🌾Язгы чәчү Раббыбызның киң рәхмәте белән, Кояш җиргә җылы йөгертте. Мамык кебек басу туфрагын Чәчү башкарырлык өлгертте. Районыбыз кырларында бүген Тракторлар гөрли, кайнаша. Тук орлыкны җиргә салу өчен, Гүя ярыш бара, тамаша. Язгы эшне сузмый тәмамларга, Хуҗалыклар эшкә кереште. Кыштан төзәтелгән агрегатлар Әзер башкарырга бу эшне. Басуларда булган язгы дымны Югалтмыйча тизрәк чәчәргә. Галим-белгечләрнең киңәшенә Колак салып төгәл үтәргә. Игенченең эше бик җаваплы, Җирдә кирәк белеп эшләргә. Тырма, күлти ише корыч атны Иярләүне белеп үтәргә. Язгы һәр көн хезмәт белән үтсен, Тыныч булсын киче, иртәсе. 80 еллык Бөек Җиңү көнен, Язсын алда бәйрәм итәсе! Хезмәт арты Сабантуйлар көтсен, Бэйрәм итсен олы-кечесе! Кыр батырын олыласын халык, Ул бит илгә икмәк бирүче. Шундый олы бурыч тора бүген, Тырыш игенчеләр каршында. Без, өлкәннәр, дога кылып сорыйк, Раббым, ярдәм ит, - дип барсына. Мөзәкир Гаптрахманов 24.04.2025

🌾Язгы чәчү

Раббыбызның киң рәхмәте белән,

Кояш җиргә җылы йөгертте.

Мамык кебек басу туфрагын

Чәчү башкарырлык өлгертте.

Районыбыз кырларында бүген

Тракторлар гөрли, кайнаша.

Тук орлыкны җиргә салу өчен,

Гүя ярыш бара, тамаша.

Язгы эшне сузмый тәмамларга,

Хуҗалыклар эшкә кереште.

Кыштан төзәтелгән агрегатлар

Әзер башкарырга бу эшне.

Басуларда булган язгы дымны

Югалтмыйча тизрәк чәчәргә.

Галим-белгечләрнең киңәшенә

Колак салып төгәл үтәргә.

Игенченең эше бик җаваплы,

Җирдә кирәк белеп эшләргә.

Тырма, күлти ише корыч атны

Иярләүне белеп үтәргә.

Язгы һәр көн хезмәт белән үтсен,

Тыныч булсын киче, иртәсе.

80 еллык Бөек Җиңү көнен,

Язсын алда бәйрәм итәсе!

Хезмәт арты Сабантуйлар көтсен,

Бэйрәм итсен олы-кечесе!

Кыр батырын олыласын халык,

Ул бит илгә икмәк бирүче.

Шундый олы бурыч тора бүген,

Тырыш игенчеләр каршында.

Без, өлкәннәр, дога кылып сорыйк,

Раббым, ярдәм ит, - дип барсына. Мөзәкир Гаптрахманов

24.04.2025