🌙Дәшеп тора моңлы азан... Быелгы ураза гаетен Пүкәл авылында каршыларга туры килде. Гаеттән соң коймак🥞 ашап, чәйләр☕️ эчкәннән соң сәгать унда, авыл мәчетенең җитәкчелеге балалар өчен🎉🎊 бәйрәм чараларын башлап җибәрде. Авыл уртасындагы иркен мәйданда зур батут урнаштырганнар, башка уен мәйданчыкларын да ясап куйганнар. Эзмә авыл җирлегенә кергән биш-алты авылдан җыелып килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, төрле уен чараларында катнашып, 🎁💝бүләкләрен дә алдылар. Тулырак...