Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Печище балалары белән шәхси саклану чаралары буенча әңгәмә үткәрелде

Чарада һәркем үзенең иминлеген истә тотарга, үзен һәм якыннарын теләсә кайсы тормыш шартларында бәладән саклый белергә һәм даими рәвештә шәхси иминлекне тәэмин итүгә һәм үз сәламәтлеген саклауга омтылырга тиеш, дип ассызыклап үттеләр. Катнашучылар шәхси саклану чараларына ниләр керүен, аларның нәрсә өчен билгеләнгәнлеген, нинди очракларда алардан файдалануларын белделәр. Сулыш органнарын индивидуаль саклау чаралары - противогаз белән таныштылар. Противогаз белән сак эш итәргә кирәк, дөрес сайланган противогаз гына аны кулланучыга куркынычсызлык гарантияли ала, дип аңлаттылар. Әгәр дә битлек башка тыгыз киелмәсә, противогаз агулы матдәләрдән һәм газлардан сакламаячак. Практик дәрестә противогазны ничек дөрес кияргә икәнен күрсәттеләр. Чара ахырында "Газлар" практик күнегүе үткәрелде.

Чарада һәркем үзенең иминлеген истә тотарга, үзен һәм якыннарын теләсә кайсы тормыш шартларында бәладән саклый белергә һәм даими рәвештә шәхси иминлекне тәэмин итүгә һәм үз сәламәтлеген саклауга омтылырга тиеш, дип ассызыклап үттеләр.

Катнашучылар шәхси саклану чараларына ниләр керүен, аларның нәрсә өчен билгеләнгәнлеген, нинди очракларда алардан файдалануларын белделәр. Сулыш органнарын индивидуаль саклау чаралары - противогаз белән таныштылар.

Противогаз белән сак эш итәргә кирәк, дөрес сайланган противогаз гына аны кулланучыга куркынычсызлык гарантияли ала, дип аңлаттылар. Әгәр дә битлек башка тыгыз киелмәсә, противогаз агулы матдәләрдән һәм газлардан сакламаячак.

Практик дәрестә противогазны ничек дөрес кияргә икәнен күрсәттеләр.

Чара ахырында "Газлар" практик күнегүе үткәрелде.