Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Яңгыр юган бәхет

Автор: Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Ике атна Дания хастаханәдә ятып чыкты. Ул үзенчә начар төш күрдем һәм бу төш дөрес түгел, моның булуы мөмкин түгел дип уйлады. Ләкин бу чынбарлык иде шул кызганычка каршы . Дания өйгә кайтуга аны кайнанасы ишек төбендә үк каршы алды :— Нәрсә хәлләрең Дания? Ике атна Дания хастаханәдә ятып чыкты. Ул үзенчә начар төш күрдем һәм бу төш дөрес түгел, моның булуы мөмкин түгел дип уйлады. Ләкин бу чынбарлык иде шул кызганычка каршы . Дания өйгә кайтуга аны кайнанасы ишек төбендә үк каршы алды :
— Нәрсә хәлләрең Дания?
— Рәхмәт, хәзер яхшы.
— Бигрәк тә шәп яхшы булгач, димәк сөйләшүне күчереп тормасак та була.
— Нинди сөйләшү? Мин бит әле кайттым гына, шул хәтле ашыгырлык нинди сүз булырга мөмкин ?
— Җүләр булып кыланма, син бик яхшы беләсең нәрсә турында сүз барасын.
— Белмим.
— Дания син аңлыйсың, сез бүтән Җәүдәт белән бергә яши алмыйсыз. Димәк сезгә аерылышырга кирәк.
— Кирәк икән мин каршы түгел. Мин бүген үк әйберләребезне җыям да кызым белән әби к

Автор: Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Ике атна Дания хастаханәдә ятып чыкты. Ул үзенчә начар төш күрдем һәм бу төш дөрес түгел, моның булуы мөмкин түгел дип уйлады. Ләкин бу чынбарлык иде шул кызганычка каршы . Дания өйгә кайтуга аны кайнанасы ишек төбендә үк каршы алды :— Нәрсә хәлләрең Дания?

Ике атна Дания хастаханәдә ятып чыкты. Ул үзенчә начар төш күрдем һәм бу төш дөрес түгел, моның булуы мөмкин түгел дип уйлады. Ләкин бу чынбарлык иде шул кызганычка каршы . Дания өйгә кайтуга аны кайнанасы ишек төбендә үк каршы алды :
— Нәрсә хәлләрең Дания?
— Рәхмәт, хәзер яхшы.
— Бигрәк тә шәп яхшы булгач, димәк сөйләшүне күчереп тормасак та була.
— Нинди сөйләшү? Мин бит әле кайттым гына, шул хәтле ашыгырлык нинди сүз булырга мөмкин ?
— Җүләр булып кыланма, син бик яхшы беләсең нәрсә турында сүз барасын.
— Белмим.
— Дания син аңлыйсың, сез бүтән Җәүдәт белән бергә яши алмыйсыз. Димәк сезгә аерылышырга кирәк.
— Кирәк икән мин каршы түгел. Мин бүген үк әйберләребезне җыям да кызым белән әби квартирасына күчәм.
— Юк, юк, үзең генә, сиңа мин баланы биреп җибәрә алмыйм.
— Ничек инде, аны мин таптым, аның әнисе мин һәм сез бернишли дә алмыйсыз. Закон буенча да бу шулай, сез моны бик яхшы беләсез.
— Әйе, шулай, тик син мине ишетәсеңме? Син баланы алып китә алмыйсың.
— Ничек? Кем комачаулый ала?
— Йә син аны анда ничек карарга телисең, шул клаповнигында? Анда синең ашарыңа да юк, син хәтта эшләмисең бит, балага юк кына йогурт алырга да акчаң юк.
— Әйтегез әле , ә кем гаепле? Сез үзегез мине эшләтмәдегез, мин сезнең өчен өйдә бил бегеп эшләдем, пешердем, бөтен эш минем өстә иде. Сез хәттә Тамараны эштән чыгардыгыз. Рәхәт бит, бесплатный ялчы өйдә бар. Менә хәзер миңа түләгез, миңа күпме хезмәт хакы тиеш санагыз. Мин эшкә урнашып җайланганчы ул акча миңа җитә, әле артып та китәчәк. Ну нәрсә дәшмисез ә?
— Телеңне арттырып чыгардылармы? Ярар, сөйләшербез ул хакта да, акча да бирербез, тик мин синдә баланы калдырам дип уйлама, бу сүзләреңнән соң ....
— Нәрсә булды тагын? Сез сүзгә килмичә генә сөйләшә алмыйсызмы?
Ишектән кергән Җәүдәт бер әнисенә бер хатынына карап:
— Әйтегез әле сезгә нәрсә җитми?
— Миңа җитә, ә менә хатының йортны мин алып бардым, бөтен эшне эшләдем акча түләгез ди.
Клара сынаулы карашын улына төбәп:
— Син ни диярсең?
— Ә нәрсә әйтеп була, һәр эш өчен акча түләнергә тиеш, дөрес әйтә. Аның хезмәте күп, идән юучы, пешерүче, садовник, санасаң күпкә китә әни, так что ул хаклы дип уйлыйм. Сорый икән түләргә, моның нинди гаебе бар?
— Җәәәәүдәт...
— Әни җитәр. Раз бу сүз чыкты икән, минем дә әйтер сүзем бар, Дания тыңла, мин синең белән аерылышырга телим. .... Дания гафу ит, чыннан да мин сине ярата алмадым. Бәхетеңә яшәргә урының бар.....
Дания әйе син безнең аркада эшеңне югалттың һәм сиңа хәзер яшәр өчен эш табарга кирәк булачак. Ә эш табып хезмәт хакы алганчы яшәргә акча кирәк. Дөресен әйткәндә мин алай ук начар кеше түгел, бары тик мин әле үзем өчен яшәргә өлгермәдем. Үз ягымнан әйтә алам, мин сиңа бер ел ярдәм итеп торам, кем белә син нинди һәм кайчан эш табасыңны. Аннары кызым да бар, мин аны ач йөртә алмыйм бит. Бала белән күрешеп торырга каршы килмәссең дип уйлыйм.
— Җәүдәт...
— Әни син кысылма, бу ир белән хатын эше. Бала анасыз нишли ала? Аннары Лилиана әлегә бала карарга әзер түгел, ул бәйрәмнәр ярата.
— Монда Лилиананың ни катнашы бар? Сүз синең кызың хакында бара. Җәүдәт, улым без ул йортка Алинәне ничек итеп чыгарып җибәрә алабыз? Ә садик, ул садикка ничек йөрер соң? Юк, юк мин аны Дания белән җибәрә алмыйм.
— Әни җитәр дидем бит. Алинәгә килгәндә вакытым булганда үзем алып бара яисә алып кайта алам, вакыт булмаган да такси белән йөрер, мин акчалата ярдәм итәргә каршы түгел.
Ниһаять дәшмичә басып торган Дания кабат телгә килеп:
— Кызыклар да инде сез, сүз уенчык хакында түгел, ә бала хакында бара. Борчылмагыз, без яшиячәк йорт күршесендә үк балалар бакчасы бар, ул тагын да якын. Клара ханым ә сезгә әйтер сүзем шул, сез чыннан да кешелеклелек сыйфатларын югалтып барасыз. Әйе сез зур түрә, тик килер бер көн һәм шул сез түбәнсетеп, мыскыл итеп йөргән кешеләрдән дә якын кеше булмас сезнең өчен . Ләкин, ләкин менә ул кешеләр генә сезгә таба борылып карармы? Менә нәрсә турында уйларга кирәк сезгә. Аркада канатлар булганда гына югары очып була, канатыгызны көйдерсәләр нишләрсез? Кем калыр сезнең белән ?
— Син кыз.......
Клара очып диярлек килеп Даниянең яңагына сугарга дип кулын күтәргән иде, Дания бер кулы белән аның кулын тотып алды, икенче кулының бармагын күтәреп:
— Җитәр, бүтән үземне мыскыл иттермәм. Мин җитәрлек түздем, кайнанам дидем, ирем алдында яхшы түгел дидем, ә хәзер юк, тагын бер кул күтәрәсез икән, ике дә уйламый кулыгызны сындырам.
— Дания сиңа да җитәр, җый әйберләреңне, нәрсә кирәк барын да ал, мин сине үзем квартираңа илтәм.
Дания нәфрәт тулы күзләре белән кайнанасына карады да, әйтергә җыенган сүзен әйтми бүлмәгә кереп китте. Йөрәге сикерде, башында мең төрле уй чабып, әллә кайсы күңел кылларына тиеп күзләреннән яшь булып чыкты. Ул иренең тыныч кына әйткән сүзләренә исе китте. Ничек? Ничек итеп күпме вакыт бергә үткәреп, шулай җиңел генә аерылам дип әйтеп була? Бу бит башка сыймаслык хәл.
Кичкә, Алинә балалар бакчасыннан кайткан төшкә Даниянең бу йортны ташлап чыгып китәргә барысы да әзер иде. Алинәне төрле сүзләр белән алдап, әлегә шулай яшәргә кирәк дип Җәүдәт кызы белән Данияне әбисе квартирасына илтеп тә куйды. Алай гына да түгел, Дания кызына нигә шулай килеп чыкканын аңлаткан арада кибеттән берничә сумка ашамлыклар алып кире керде дә:
— Дания әгәр начар ир булсам гафу ит, ә берәр нәрсә кирәк булса бернәрсәдән дә курыкмыйча, дөресрәге, тартынып торма, сора ярыймы? Мин барысында эшләргә, булышырга һәрвакыт әзер . Әгәр эш таба алмасаң да борчылма, мин ярдәм итеп торам.
— Рәхмәт Җәүдәт, син чыннан да яхшы кеше тик....
— Нәрсә тик?
— Син бер аңларсың әле Җәүдәт, мин сине гаепләмим, әниең, син аның канаты астыннан чыгарга куркасын. Хәзерге тормышың да, киләчәгең дә аның кулында, әгәр син шуны аңлый алмасаң синең киләчәгең җимерелмәс дип ышануы бик авыр миңа. Ә эш, эшне мин табачакмын, шулай да рәхмәт сиңа, сау бул, уйла Җәүдәт, уйла ничек яшисең син.
— Сиңа рәхмәт, ә хәзер мин китәм, онытма, миңа шалтырат, әәә, телефоныңа акча салып торам, үтенәм кызымны кара.
— Анысын әйтмәсәң дә була иде.
— Сау булыгыз.
Дания әллә шулай уйладымы, әллә ялгыш күрдеме, тик Җәүдәтнең күзеннән яшь бөртекләре бит буйлап тәгәрәп төште. Әйе, бәлки аның да бала белән аерым яшәгәнен белү йөрәгенә тигәндер. Бәлки ул гаилә таркалуын да теләмәгәндер? Нәрсә генә булмасын хәзер инде соң, бик соң, бары аерылышырга судка кәгазь генә көтәргә калды.
Менә Дания өчен яңа тормыш башланды. Иң беренче эш итеп ул квартираны җыеп чыгарды, кечкенә Алинә рәхәтләнеп әнисенә булышты. Берничә көн алар үзләрен бәхетле итеп хис итте. Алинә дә әбисен искә алмады, вакыты белән әтисен генә юксынды, аны күрергә теләвен әйтеп торды. Хәзер инде кызын балалар бакчасына гына урнаштырасы калды. Менә монысы инде бераз четерекле мәсьәләләр дә китереп чыгарды. Шулай да бер ай дигәндә Алинә яңа балалар бакчасына йөри дә башлады. Бер эш башкарылды, хәзер инде эш табырга гына калды. Заманалар үзгәрә тора, эшне дә табырга авырая, каядыр укыганлыкка кәгазь, каядыр син бу эшне башкара алуыңа ышаныч, шундый эштә эшләгәнлегеңне исбатлый торган документ сорадылар. Менә шулай Даниянең эштән туктавы, өйдә утырганлыгы мәшәкатьләр китереп чыгарды. Бәхетенә Җәүдәт чыннан да аларга булышты, вакыты белән Алинәне дә үзе белән алып киткәләде. Дөресен әйткәндә бу килеп чыккан мәшәкатьләр аларны ничектер берләштерде дә дип әйтсәң ярый. Әнисенең аларның аралашуын теләмәгәнен белә торып Җәүдәт күбрәк вакытын алар белән үткәрде. Дания дә үзенә эш тапты, үзләреннән ерак түгел генә урнашкан ашханәгә савыт саба юучы булып урнашты. Кайвакыт соңлап кайтса да борчылмады, аның кечкенә энҗе бөртеге әтисе белән өйдә аны көтте. Әкренләп вакыт үтте, ир белән хатын аерылышу хакында оныттымы, әллә искә аласылары килмәдеме, бу хакта икесенең берсе дә сүз башламады. Киресенчә, 8 март бәйрәме көнне Җәүдәт Даниянең исе китәрлек сүзләр әйтте.
Ашханәдә дә бүген эш күп, хатын кызлар язгы җылыга чыккан кошлар сыман, бүген ашханә юлын таптады. Берсеннән берсе матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп, чәчләрен матур итеп җыеп алар бәйрәм үткәрде. Кич арып, Дания дә ниһаять өйгә кайтты. Ишектән керүгә каршысында басып торган Җәүдәтне күреп:
— Гафу ит, бүген кеше күп булды, бәйрәм икән бит, кеше бетмичә безгә кайту юк. Мин синең планнарыңны бозганмындыр инде. Мин бер шалтыраткан идем, күрше апага кертеп калдыр кызыбызны дип әйтергә, син телефонны алмадың. Тагын бер кат гафу ит, син китә аласың, сине көтәләрдер.
— Дания бәйрәм белән.
--Рәхмәт.
— Дания мин дә сиңа тәмлеләр белән өстәл әзерләп көтеп тордым, аннары мине көтеп торучым да юк.
— Ничек инде?
— Үзең уйлап кара инде, мин гел эштә, сезнең янда, хәтта өйгә кереп кенә чыгам бит.
— Гафу ит.
— Нигә гафу үтенәсең. Әйдә кулыңны юып өстәл артына утыр.
Дания белән Җәүдәт өстәл артына утыргач, Җәүдәт бакалларга шампан шәрәбе салып:
— Синең өчен Дания, синең уңган кыз - хатын, искиткеч яхшы әни һәм искиткеч яхшы кеше булуын өчен.
- Рәхмәт Җәүдәт.
— Дания бер сүз әйтсәм уйлыйм, уйлармын дип әйтәрсең микән?
— Нәрсә булды?
Даниянең куркып калуын күреп Җәүдәт тизрәк сүзен дәвам итеп:
— Дания минем сезнең яныгызда бөтенләйгә каласым, сиңа ир, кызыма әти булып яшисем, гаиләбез белән яшисем килә.
— Син, сииин...
— Мин сездән башка яши алмаганымны аңладым.
— Ә Лилиана?
— Без бит яшьли, дөресрәге яшьлек дуслары, яшь чакта ни булмаган? Мин үз бәхетемне аңламаганмын, ә менә сезнең белән аерым яши башлагач мин аңладым, мин сезне яратам, сездән башка яшисем килми. Әгәр рөхсәт итсәң мин иртәгә үк сезнең янга күчеп киләм.
— Ә әниең?
— Минем үз тормышым һәм мин сезне сайладым, йә, нәрсә әйтерсең?
— Нәрсә әйтим, мин күптән аерым яшик дидем бит, бу теләк кабул була тик...
— Тагын тик...
— Мин әниең нәрсә булса да эшләр дип куркам.
— Ул миңа комачаулый алмый, син риза булсаң әлбәттә. Әйе мин сине үпкәләттем, ми...
— Мин үпкәләмим сиңа, син бит бары аңлап җиткермәгән, ә хәзер син ирләрчә уйлый башлаган, димәк без әле бәхетле була алабыз.
Чыннан да бу мизгелдә Дания шатлыгыннан күкләргә менәргә әзер иде. Ә инде әтисе алар белән яши башлагач Алинәнең шатлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый иде. Җәүдәт искиткеч назлы ир, яхшы әти булуын да исбатлый алды. Дания белән һәрнәрсәне киңәшләшеп эшләделәр, бердәм булырга бергә, бергә өйрәнделәр. Әнисе йортында, байлыкта яшәмәсәләр дә аларның күңелләрендә тынычлык, йөрәкләрендә мәхәббәт уты яна иде. Кечкенә генә квартира алар өчен зур иде. Әйе, бәхет өчен әлләни күп нәрсә кирәк булмаганын алар аңлады. Язгы кояш нурлары дөньяны яктыртып, урам уртасында күлләвекләр арткан көннәрнең берсендә Дания иренә шатлыклы хәбәр җиткерде:
— Җәүдәт, бәгърем мин, мин яңадан бала көтәм ахыры, мин, мии...
— Дөресме?
Яңа хәбәр бу юлы Җәүдәт өчен иң зур шатлыклы вакыйга булды . Ул урыныннан сикереп торды да Данияне күтәреп алып :
— Син, син минем кадерлем, белсәң иде нинди зур бәхет ул әти булу.
— Җитәр, төшер мине.
Дания үз аякларына идәнгә баскач:
— Мин сиңа бүген ышанам, син бүген чыннан да бәхетле, күзләреңнән шатлыктан ычкынлар чыга.
— Ә мин кайчан шат түгел идем?
— Ыныттыңмы? Алинә белән .....
— Кирәкми, дәвам итмә....
Дания....Дания кадерлем миңа оят, эээх, кире кайтарып булмый шул үткәннәрне. Ышан мин чыннан да бик шатмын.
— Миңа хәзер синең исбатлавын кирәк түгел Җәүдәт, син...синең яхшы әти булуыңа бер шигем юк .
— Әни генә мине аңламады, тагын әби буласын әйтсәк нишләр икән?
— Белмим.
— Дөресен әйткәндә әйтәсем дә килми, тик әтинең белүен телим, ә әти белсә әни белә. Мин аңламыйм аны, ничек шундый кара җанлы булып яшәп була икән соң.?
— Әйдә әлегә әйтмибез, икенче атнада мин табибка мөрәҗәгать итәм, аннары бергә барырбыз әгәр теләсәң.
— Әйе, бергә барырбыз, җитмәсә май бәйрәмнәре, бергә бергә бәйрәм үткәрергә сәбәп тә була.
— Кара әле, син машинаның мае ага дидең, күрсәтергә кирәк дигән идең, күрсәттеңме?
— Әлләни куркыныч нәрсә юк, ял көннәрдә күрсәтермен, машина булмагач өйдә дә бергә булырбыз, кызым, энҗе бөртегем зоопаркка барабызмы дип аптырата. Менә трамвай белән шәһәр карап йөрергә дә насыйп була.
— Миндә килешәм синең белән .

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.