Автор: Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Әйе чыннан да бүгенге көн үзенчәлекле башланды. Иртән Алинәне балалар бакчасына илтеп кайтуга Даниягә кайнанасы шалтыратты.— Дания бүген кич безгә кунак килә. Өстәлгә куярга тәмлеләр әзерлә әле, биткә кызыллык китерерлек булмасын, кунак Мәскәү каласыннан ук кайта. Әәәә, аннары син бераз үзеңне дә рәткә китер, чәчтарашханәгә барып кил, үзен теләгәнчә киенмә ярыймы?
Әйе чыннан да бүгенге көн үзенчәлекле башланды. Иртән Алинәне балалар бакчасына илтеп кайтуга Даниягә кайнанасы шалтыратты.
— Дания бүген кич безгә кунак килә. Өстәлгә куярга тәмлеләр әзерлә әле, биткә кызыллык китерерлек булмасын, кунак Мәскәү каласыннан ук кайта. Әәәә, аннары син бераз үзеңне дә рәткә китер, чәчтарашханәгә барып кил, үзен теләгәнчә киенмә ярыймы?
— Ә нишләгән мин? Үземне начар киенәм дип әйтмәс идем.
— Син сатулашып торма минем белән, әйткән икән эшлә, Җәүдәт тә кичкә кайтып җитәргә тырышырмын диде.
— Дөресме? Миңа иртәгә генә кайтам дигән иде. Ә нәрсә пешерим?
— Син аны миннән сорама, кеше алдында оятка калырлык булмасын. Теләмәсәң Тамарага шалтырат, ул мигом килеп җитә. Ярый эшли башла, сорауларыңа җавап бирергә минем вакытым да, теләгем дә юк.
— Кто бы сомневался, мин кем соң минем белән сатулашып торырга, әйдә эшлә Дания,, эшлә...
— Нәрсәәәә?
Кайнанасының тавышын ишеткәч Дания югалып калды, ул бит телефонның төймәсенә басырга оныткан. Булды бу, димәк кичкә, кунак киткәч яисә иртән кайнанасы тагын миңа акыл өйрәтү дәресе үткәрәчәк, дип куйды Дания үз үзенә. Бер яктан Дания аш бүлмәсендә мәш килеп тәмле- томлы ризыклар пешерергә ярата, тик менә көтелмәгән кунаклар килүе генә бераз күңелне төшерә. Нинди кунак, кем, нигә бүген килә, ялларны көтмичә? Сораулар күп ә җавап юк. Төрле мәшәкатьләр белән көн үткәне сизелми дә калды. Сәгатенә күз салып Дания өс киемен алыштырып кызын алырга китте. Алинәнең бүген күңеле күтәренке, хәтта өйгә кайтырга да теләмәде. Юл буенча очраган һәр күлләвекләрне гизеп йөрисе килде аның.
— Кызым суга кермә инде, хәзер җәй түгел, көннәр дә салкын тора, ә салкын тидерсәң?
— Әни, әни әйдә синдә судан кайт-дип Алинә көлә, көлә суда сикерде.
— Алинә, кызым, киемең дә югешләнә бит, чык дим судан.
Әнисен тыңламыйча Алинә күлләвек буенча чабып йөрүен дәвам итте. Дания кызы янына якынлаша башлауга Алинә көлә, көлә янә чапты. Кызының кыланышына Дания үзе дә түзеп тора алмый, аңа кушылып көлде һәм күлләвеккә кереп китте. Әйе бу мизгелдә алар бик бәхетле иде. Бу бәхетне, бу мизгелләр бары күңел түрендә утырып каласын Дания әле белми иде. Менә ниһаять Дания кызын күтәреп алды да күлләвектән чыкты.
— Нишләргә инде хәзер? Әгәр әбиең безне бу килеш күрсә ..... ой белмим нәрсә буласын.
— Әнием әйдә тагын уйныйбыз.
— Юк кызым, безгә кунаклар килә, ә минем ризыкларым да әзер түгел. Аннары, аннары әтиең дә кайта бит әле.
— Әти?
— Әйе кызым, әтиең сагынып кайта, ул кайтканда син өйдә булмасаң әтиең борчылыр.
— Әти, әти кайта, әни әйдә тизрәк.
Алинә әнисенең кулыннан тартып алга таба атлады. Бәхеткә балалар бакчасы алар яши торган җирдән ерак түгел. Шуңа да Дания Алинәне көндә үзе алып барды, алып кайтты. Ә менә өйгә кайткач аны инде яхшы сюрприз көтеп тора иде. Өс киемен салып та тормый Алинә әтисен күрәм дип зур бүлмәгә ашыкты. Дания дә кызы артыннан керде. Зур бүлмәдә диванда Клара утырган, ә аның янында 25-30 яшьләр тирәсендә кыз хатын. Аның үзен патша кызы кебек тотуы, соңгы мода буенча киенгән киемнәре, Даниягә булган карашы әлбәттә инде Даниягә ошамады. Җитмәсә Данияне күрүгә Клара:
— Син нәрсә әллә совсем оят дигән нәрсәңне югалттыңмы? Бу нәрсә ә? Баланы нишләттең син? Бала киеме әшәке, ул гына да түгел, бала юеш кием белән, ә салкын тидерсә? Син нәрсә карап йөрисең? Җитмәсә бездә кунак буласын белә торып шундый тәртипсезлек? Ужас, белмим ни дияргә дә, алып кит баланы, киемен алыштырып безнең янга чыгар, аннары өстәл әзерләрсең, хәзер ирең белән әтиең дә кайтып җитә, синең бернәрсәң дә әзер түгел.
Даниянең ачуы чыкты, ул кайнанасына карап:
— Җитәр әни, беренчедән бала уйнап кайтты, нишләтә алам, ул бала. Киеме дә әлләни бокырдык түгел, бераз юешләнде генә. Сез нигә мине гел мыскыл итәсез? Мин сезгә служанка түгел, служанка булган очракта да сезнең ни хакыгыз бар түбәнсетергә ә ? Җитте, күп көлдегез, нигә, нигә кеше алдында түбәнсетәсез. ....Дөресен әйткәндә сез мине түбәнсетеп үзегезнең нинди кеше икәнегезне күрсәтәсез һәм мин сезнең кунак ,сезнең хакта яхшы уй, фикердә калыр дип уйламыйм. Әйе, мин баланың киемен алыштырам, ә менә сез үз кунагыгызны үзегез карагыз, пешкән әйберне генә җылытып бирә аласыздыр дип уйлыйм. Хотя...... сез аңа сәләтле дип уйламыйм.
Дания үзенең әйткән сүзләреннән үзе дә куркып тизрәк йокы бүлмәсенә ашыкты. Тиз генә Алинәнең киемен алыштырды, үзе дә үзен рәткә кертеп караватка утырды да авыр итеп сулап куйды .
— Даааа, баш бетте минем, болай да тешен кайрап йөри иде, ә хәзер нәрсә була? Бәлки Җәүдәт белән безгә башка җиргә күченүебезне сорар, яхшы булыр иде. - дип сөйләнде ул үз үзенә. Җәүдәт тә кайтуга кызы янына кереп аны кунаклар янына алып чыгарга теләп, хатынына:
— Без чыгабыз, син дә озак торма, кешене көттереп тору яхшы түгел.
— Мин чыкмыйм, үземне нигәдер начар хис итәм.
— Ярый, мин әйтермен, ә син даруларыңны эчеп ят. Берәр нәрсә кирәк булса әйтерсең.
— Рәхмәт миңа бернәрсәдә кирәк түгел.
Җәүдәт белән Алинә чыгып китте. Бүгенге сүзләр, кичерешләр Даниянең башында әйләнеп йөрде.
— Алланың рәхмәте ирем белән бергә тату яшәсәк иде. Ирем минем белән килешеп аерылып чыгарга язсаң иде. Раббым кайнанама акыл бир, ниһаять аңласын иде мине.
Теләкләр, теләкләр, теләкләр, күпме генә теләк теләсәң дә Алланың рәхмәте безгә барысын да биреп бетерә алмый шул.
Берничә көн Дания кайнанасы күзенә күренергә куркып йөрде. Башта ире Җәүдәткә сөйләгән дип уйласа, хәзер инде үзенең дөрес фикер йөртмәвен аңлады ул, алар арасында нәрсә генә булмасын, Клара әлегә Җәүдәткә Дания өстеннән зарланмаган булып чыкты. Әйе ул улына зарланмаган, бары тик үзенчә төрле планнар корып шул планнарын үтәүгә керешкән.
Лилиана белән Җәүдәт бергә укып үстеләр. Кызның әти әнисе бик хәлле кешеләр, җитмәсә әтисе зур урында утыра. Тик менә бәхетсезлеккә каршы Лилиананың әтисен Мәскәү шәһәренә эш буенча, тагын да зур урынга күчерделәр. Ничә ел инде Клара Лилиана һәм аның әнисе белән телефон аша сөйләшеп торды, вакыты белән аларга кунакка да чыгып киткәләде. Менә шул кунакларның берсенән кайткач Клараның кара уйлары барлыкка килде дә инде. Лилиананың күптән, яшьрәк чактан ук улын яратып йөргәнен белү дә үз ролен үтәде. Ничек кенә булмасын улын хатыныннан аерып, шул Лилиагага өйләндерү иде аның төп максаты. Улының хатыны белән бәхетсез яшәве, хатыны исә чеп чи надан булуы, ирен яратмыйча яшәве, баланы карамавы, болар барысы да Данияне юкка чыгару өчен әйтелгән сүзләр иде. Тик Клара үзен тыныч тотты, әлегә планнары хакында берсенең дә белүен теләмәде ул. Бәлки шуңа да бергә утырып ашаганда да, бергә кичләрен үткәргәндә дә кайнана үзен бернәрсәдә булмаган кебек тотты. Ә Җәүдәт киресенчә яңа сәбәпләр табып өйгә соңлап кайтты, алай гына да түгел, ардырды, нигәдер хәлем китеп тора дип еш кына аерым йоклый башлады. Дания ничек кенә белергә теләсә дә Җәүдәт сер бирмәде, тешен кысып ягымлы сөйләшүе сизелә иде. Без капчыкта ятмый дигән әйтем дә юкка түгел икән.
Бүген кечкенә кызының да кәефе юк, бераз тамагы да авырта, шуңа да Дания кызын өйдә калдырды. Көн үтеп, төшке ашны ашаткач Дания кызын йоклатты да, әкрен генә чыгып чәй эчеп алырга теләде. Әле дә төшке аштан китмәгән кайнана белән Җәүдәт сөйләшүен ишетеп, Дания ирексездән аларны читтәрәк тыңлап торырга мәҗбүр булды .
— Син тагын бүген Лилиана янына барасыңмы?
— Анысы синең эш түгел әни.
— Ничек минем эш түгел? Миңа көтүче кызын киленлеккә алып кайттың да, хәзер нәрсә?
— Кстати әни, син миңа үзен шул көтүче кызын алырга рөхсәт иттең бит, янәсе гены , типа эчми, тартмый.....
— Җитте тинтәк малай. Дөрес бит, синең ул алкаш, җилбәзәк кызларыннан нинди бала туар иде.
— Ә хәзер нәрсә телисең син әни? Мин үземчә яшисем килә, җитәрлек түздем бит.
— Нәрсә эшләдең син түзәрлек? Баланы хатының карый, ашарыңа әзер, утка , газга , кирәкле түләүләр безнең өстә, нинди мәшәкатьләр күргәнең бар синең?
— Монысы син әни, мин түздем, әни дидем, каршы дәшмәдем. Әниииии..... минем үземчә яшисем килә дим бит, күңел ачасым, теләгән җиремә барасым килә.
— Ә син өйдә утырасыңмы? Кайчан? Син бит хәтта мине алдап йөрисең.
— В смысле?
— Нәрсә әллә командировкага барам дип кызлар янында ятканыңны белми дип уйлыйсыңмы?
Дания бу сүзләрне ишетеп артка чигенде, тик тумбочка өстендә торган пыяла графин шап итеп идәнгә төшеп ватылды. Пыяла ватылганны ишетеп кайнанасы белән ире кухнядан атылып чыктылар. Аптырап басып торган Данияне күргән Җәүдәт:
— Ишеттеңме? Тагын да яхшы, әле кайчан әйтермен дип йөри идем.
Дания куркуыннан нәрсә әйтергә белми тәрәзә янына килеп басты.
— Дания син беләсең хәзер, мин сине кумыйм, тик уртак бала бар дип бүтән синең белән яшисем дә килми.
— Ә нигә? Нигә мин начар хатынмы?
— Син үзең ничек уйлыйсың? Яхшы хатын булу гына җитми ир кешегә, ир кешегә наз кирәк.
— Әәәә, ә ми.....
— Данияяяяя, син яхшы әни, тормыш алып бара аласың, ләкин мин назга сусыйм, назга. Ә син, син миңа наз бирә алмадың, син бүрәнә кебек....Әйе, бүрәнә кебек бит, ә минем бүрәнә кочаклап ятасым килми, мин мендәр кочаклап йоклыйм, и то йомшагырак. Әгәр минем белән яшисең килми икән әнә ишек ачык, синең квартираң бар, мин каршы килмим.
— Син нәрсә тинтәк малай, мин хәзер оныгымны шушы алама белән чыгарып җибәрергә тиешме?
Сүзгә кушылган Клара авызыннан агу сибеп:
— Мин оныгымны бирмим, китсә китсен, мин дә тотмыйм, ә бала өйдә, безнең белән кала.
Дания янә берсүзсез тора бирде, аның бугазына төер утырган, ә йөрәге күкрәгеннән чыгып китәм дип сикерә бирде. Клараның соңгы сүзләре аның башын әйләндереп җибәрде һәм аягы астындагы идән урыныннан күчкән кебек булды. Дания иренә карап торды да, нидер әйтергә теләде, тик ниндидер боз кисәге йөрәген кисеп алды һәм ул идәнгә гөрселдәп ауды. Ә тәрәзәнең теге ягында Даниянең яраткан көзе дулады, әйтерсең лә аның хәлен белә, әйтерсең лә аның кайгысын уртаклашып аның белән бергә улый, улый елый. Әйе, бүген урамда да көне ямсез, шомырт кара болытлар үзләре белән бозлы яңгыр алып килде. Яңгырлы боз да тәрәзәгә бәрелеп ыңгырашып алган кебек, ач, ач тәрәзәне, без синең белән дип әйтәләр сыман иде. Ләкин Дания генә боларның берсен дә күрмәде, ишетмәде.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.