Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Яңгыр юган бәхет

Автор: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. Дания янә Булатка карады, аның ишетәсе килгәнне ишетми китмәвен аңлап:— Әйттем бит инде, всё банально дип. Егете белән бер парта артында утырып, бергә укып бетереп шәһәр уку йортына бергә киләләр алар. Аларның да минем кебек хыял өстенә хыял җыела. Дания янә Булатка карады, аның ишетәсе килгәнне ишетми китмәвен аңлап:
— Әйттем бит инде, всё банально дип. Егете белән бер парта артында утырып, бергә укып бетереп шәһәр уку йортына бергә киләләр алар. Аларның да минем кебек хыял өстенә хыял җыела. Яшьләр үзенчә бик бәхетле була, арага чит кеше түгел, чыпчык та үтә алмый дип саныйлар алар. Ә тормыш юлында башка әйбер очрар, аралар бозылыр дип кем уйлый соң?Укып, бергә Казан буйлап җитәкләшеп йөреп, бер берсенә мәхәббәт хисләрен аңлатып ике ел бик тиз үтеп китә. Җәйге ялларында хәтта әти- әниләре белән дә үзара сөйләшәләр, янәсе һич югы тагын бер ел укыгач гөрләтеп туй үткәрәләр. Ләкин менә инде шул вакытта алар арасына, кош керә алмаган җиргә, кеше хә

Автор: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. Дания янә Булатка карады, аның ишетәсе килгәнне ишетми китмәвен аңлап:— Әйттем бит инде, всё банально дип. Егете белән бер парта артында утырып, бергә укып бетереп шәһәр уку йортына бергә киләләр алар. Аларның да минем кебек хыял өстенә хыял җыела.

Дания янә Булатка карады, аның ишетәсе килгәнне ишетми китмәвен аңлап:
— Әйттем бит инде, всё банально дип. Егете белән бер парта артында утырып, бергә укып бетереп шәһәр уку йортына бергә киләләр алар. Аларның да минем кебек хыял өстенә хыял җыела. Яшьләр үзенчә бик бәхетле була, арага чит кеше түгел, чыпчык та үтә алмый дип саныйлар алар. Ә тормыш юлында башка әйбер очрар, аралар бозылыр дип кем уйлый соң?Укып, бергә Казан буйлап җитәкләшеп йөреп, бер берсенә мәхәббәт хисләрен аңлатып ике ел бик тиз үтеп китә. Җәйге ялларында хәтта әти- әниләре белән дә үзара сөйләшәләр, янәсе һич югы тагын бер ел укыгач гөрләтеп туй үткәрәләр. Ләкин менә инде шул вакытта алар арасына, кош керә алмаган җиргә, кеше хәтле кеше керер дип уйламыйлар. Өченче курсны башлап, яңа ел кичендә Ләлә үзенең көндәше белән күзгә күз очраша. Чит шәһәрдән килеп, алар белән, тик башка факультет студенткасы ,үзе Ләләнең Рөстәмен биергә чакыра. Шул ук көннән Рөстәмне алыштырып куялар. Ул төрле сәбәпләр табып Ләлә белән башта очрашмый, аннары бөтенләй дә арасын өзә. Ә бит Ләлә чәчрәп тора торган чибәр булмаса да, үзенә тартып торырлык, ә теге, теге карарга куркыныч дисәң дә була. Ә сәбәбе бары бер, акча. Әллә ни ис китмәгән кызның кесәсе тулы акча. Ләлә дә бит урта хәлле гаилә баласы, акчасыз дип әйтерлек түгел. Менә шулай егете аны акчага алыштыра. Җәйгә Рөстәм барысын да шаккатырып теге кызга өйләнеп тә куя, Ләлә исә ачудан үзе артыннан йөргән бер егеткә кияүгә чыгарга ризалык биреп кияүгә чыга. Башта бик матур яшиләр. Әйтәләр бит бер очкын чыкса бөтен җирне яндыра дип, аларның да шул ычкын дигән нәрсә өйләренә керә. Ире яхшы җирдә эшли башлагач бераз капкалый башлый, аннары исерек көннәре арта бара, җитмәсә өйгә дә соңга калып кайта, яисә кич кунарга да каядыр калгалый. Ләләнең син кая идең дигән сораулары аптырата башлагач кул күтәрергә дә ике уйлап тормый. Ләлә кемнәндер ишетә ул исерә икән син дә исер, ул синең эчүеңне теләмәсә үзе дә эчми башлый дип. Ләлә тиле шулай эшли, тик бик тиз ияләшеп китә,... кызганычка каршы .
Ахыр чиктә шул дәрәҗәгә барып җитәләр, аларның икесендә, ирен дә, үзен дә эштән куалар. Ләлә үзен кулга алырга тырышып иреннән китә, заводка эшкә урнаша, тулай торактан бүлмә алуга да ирешә. Ләкин әллә нигә бер теге гадәте генә кире килгәли. Менә сиңа кыскача версия. Тормыш бит ул нишлисең, Ләлә үзенчә бик тырыша, яшисе килә аның, яшисе килә. Туганнары алдында да үзен гаепле хис итә, чөнки туганнары белән дә араларны суытырга өлгерә ул.
— Әйе, тормыш юлы бормалы шул. Кабат соравыма үпкәләмә Дания, синең бала, ул кая? Әлбәттә гафу ит кабат шул теманы кузгатканым өчен.
— Әлегә кирәкми Булат, таң атты, әкият кич кенә сөйләнелә, үтенәм минем ял итәсем, йоклыйсым килә. Тагын ике көн һәм эшкә чыгарга вакыт җитә.
— Ярый йокла, ял ит, әәәә, әгәр кич мин килсәм....син каршы түгелме?
— Юк, әлбәттә кил, тик, тик теге нәрсәне бүтән тота килмә. Яшь полиция хезмәткәре әйтмешли, өскә үрмәләргә вакыт җиткәндер.
— Менә монысы хак сүзләр, хуплыйм. Ярар сау бул Дания.
— Сау бул.
Булат чыгып китүгә Дания чәй әчәргә теләвен аңлады. Чәйнеккә су салып газга ут кабызып чәйнекне утыртты. Өстәл өстендә яткан бутылкаларны пакетка төяде. Әйе, ул бүгеннән бер тамчы да эчмәячәк, ул кызын эзләп табачак. Әйе җиңел булмас әлбәттә, теге кобра кайнанасы баланың хәтта исемен дә алыштырганын ул бик яхшы хәтерли. Дания уй фикерләренә бирелеп чәй эчеп алды, идәннәр юып чыгарды, тәрәзә пәрдәләрен салдырып юды. Төрле мәшәкатьләр белән көндезге аш вакыты да җиткән иде. Дания үз үзеннән канәгать калып диванга барып ятты. Уй йөгерек була дип юкка гына әйтмиләр шул. Башы мендәргә тиюгә Дания дә кабат үткәннәренә кире әйләнеп кайтты.
Даниянең бала көтүен белүгә Җәүдәт үз үзенә кереп бикләнде. Ә менә кайната белән кайнана шатлыкларыннан нишләргә дә белмәделәр. Аеруча Клара тырышты. Бер яктан аның Даниягә булган уйлары үзгәрде, килене белән бары тик матур сөйләште, тик гел алай эшләмә, болай йөрмә, анда бар, монда бар, анысы ярый, бу ярамый һәм башкалар Даниянең күңеленә тия башлады. Ниһаять ул көн җитте, Дания матур җәй көннәренең берсендә үзе кебек сап сары чәчле кыз бала алып кайтты.
— Ул шундый кечкенә, ә үзе шундый матур, кара, кара Дания ничек ул борынын җыерып алды. — дип Җәүдәт кызы янында сокланып карап торды. Ә кечкенә кызын кулына алгач:
— Син шундый йомшак кызым, ә нәни күзләрең энҗе бөртегедәй ялтырый, ә йомшак битләрең, битләрең бигрәк тә йомшак инде, алмадай кызарып пешкәннәр. Дания кара инде, чыннан да кызыл алмалар әйтерсең лә аның битенә куелган.
— Син кызык инде Җәүдәт, ул әле кечкенә, берничә көннән битендәге кызылы да югала.
— Ә чәче, чәче синеке кебек бит, кай арада үскән ул?
— Чәче туганда ук бар иде. Ә син үзгәрдең кызыңны күргәч, әле мин курка да калган идем бала янына килмәссең дип.
— Дөресен әйткәндә мин үзем дә курыктым, әти булудан курыктым. Ә хәзер мин, мин шундый бәхетле Дания. Рәхмәт, бик зур рәхмәт сиңа кызым өчен.
Җәүдәт кызына карап елмайды да:
— Ә син нәрсә әллә еларга телисең инде, нәрсә булды минем энже бөртегем? Әәә, Дания ә без нинди исем кушабыз соң?
— Белмим, уйла, бүген кайттык кына бит, ә болай мин татар исеме, чын татар исеме кушарга телим. Алинә мәсьәлән.
— Миңа ошый, мин каршы түгел, укырга кергәч тә җиңел әйтеләчәк Алина, матур да чыга.
Дания көлеп җибәрде дә:
— Син ерак сикердең әле, укырга керер өчен үсәргә кирәк.
— Шулай анысы, кара, кара әле нишли, ул, ул, ой, ой, ул миңа сидеме? Ул мине югешләде, ә үзе елый, мин елыйсы урынга.
Җәүдәтнең баланы ничек тотуын күреп
Дания тагын кычкырып көлеп җибәрде. Аннары аларга карап торды да баланы кулына алып:
— Баланың югештә ятасы килми, шуңа елый.- дип ниндидер җитезлек белән баланы чиста пелёнкаларга төреп тә яткырды.
— Ә син җитез, курыкмыйсың, ә мин баланың нәрсәсен булса да авырттырырмын дип куркып беттем. Ә тотасым килә Дания, ул шул кадәр кечкенә, ул, ул безнең ярдәмгә мохтаҗ. Мин сиңа булышырмын. Мин бала тоту, аны карау шундый рәхәтлек бирер дип күз алдына да китерә алмадым.
Дания баланы имезгәнен күреп Җәүдәт:
— Авыртмыймы? Минем ишеткәнем бар, бала тешли дип.
— Әлегә тешләми, ул кечкенә, аның теше юк.
— Мин өстемне алыштырып алам, душ кереп чыгам, ә син бала йоклаганда ятып тор, син аргансыңдыр.
— Рәхмәт, минем чыннан да әлегә хәлем әз, ә син чыннан да үзгәрдең Җәүдәт. Мин баланы кабул итмәссең дип курыккан идем, чөнки мин бала тапканчы үзеңне бик сәер тоттың.
— Әйттем бит курыктым дип һәм юкка курыккан булып чыкты.
Менә шулай итеп гаиләдә кечкенә кыз барасын да берләштерде. Дания дә эш юк нишлим, эшкә чыгасым килә дип аптыратмады. Җәүдәт тә элегрәк өйгә соңлап кайтса, хәзер киресенчә өйгә ашыкты. Кечкенә Алинә дә күбрәк әтисенә тартылды. Баланың беренче төше, беренче адымы, беренче сүзе йөрәкләрне җылытты. Өйдә тәмле итеп көлгән бала тавышы ишетелеп торды. Бу чыннан да иң бәхетле мизгелләр иде. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты бар икән. Дания өчен дә сынаулы һәм санаулы көннәр башланды. Алинә үсә төште, аны балалар бакчасына йөртә башладылар. Хәзер инде кабат Дания эш хакында уйлый башлады.
— Җәүдәт кызыбыз үсә, миндә гел өйдә, бәлки миңа эшкә чыгаргадыр?
— Ә нигә? Сиңа акча җитмиме?
— Эш акчада түгел Җәүдәт, бары тик үзем өчен. Вакыты белән вак кына әйбер алырга теләсәм дә синнән акча сорарга кирәк. Син, син бит эштә, аннары командировкага да киткәлисең, ничек итеп әнидән акча сорый алам. Ә болай үз акчам булыр иде.
— Ярар мин уйлармын. Хәзер эшкә барам, кич сөйләшербез.
Ләкин кич бу сөйләшү булмады, Җәүдәт телефоннан шалтыратып башка шәһәргә командировкага китәм дип әйтте. Үз үзен гел читлектә кебек хис иткән Дания нишләргә дә белмәде. Бүген, иртәгә, гел сөйләшү артка таба чигә. Әле ярый бәхетенә кызы бар, ул өйдә чакта вакыт та тиз үтә. Әнә бит ул нинди шатланып уйнап йөри, әле бабасына әкият укыта, яисә әнисе янына килеп ниндидер уен тәкъдим итә . Алинәнең әнисе янына гына килүен көткән кебек, кайнана кырыс кына:
— Бала әнисен сагынып кайта, ә син баланы көчләп дурдомга бирдең.
— Аңламадым? Нинди дурдом? Әни сез вакыты белән арттырып та җибәрәсез. Күп кеше балаларын садикка илтә бит, ә безнең Алинә нишләгән? Әйе, мин теләдем, тик бала балалар бакчасында тизрәк развиватся итә, үз үзен тотышы, балалар белән аралашуы минемчә аңа файдалы гына. Җәүдәт тә каршы килмәде бит. Үзегез уйлап карагыз инде, өйдән мәктәпкә барган бала күп нәрсәне аңлап бетерми, дуслашырга да, чит балаларга ияләшергә дә авыр була.
Клара Даниягә усал карашын ташлап:
— Син тиз ияләштең бит, кызың үзеңә ошаса кимен куймас.
— Сез нәрсә әйтергә телисез? Мин кияү йортына килен булып төштем, бу башка нәрсә.
— Ачуым чыга, нигә минем оныгым төрле сброд белән аралашырга тиеш? Үзең өйдә утыргач нигә дип баланы үзең карамыйсың?
— Мин Җәүдәт белән киңәшләшеп баланы садикка бирдем. Әни Алинә балалар белән аралашканнан ни була соң? Нигә дурдом дип әйтәсез? Аңлыйм, сез дәрәҗәле урында утырасыз, тик, тик әле гади халыкка дурдом дип әйтергә ярый дигән сүз дип санамыйм.
— Син үзеңне кем икәнеңне оныттыңмы? Әйтмәде, дәшми дигән саен, аздың рәхәт күрә башладыңмы? Нәрсә телең ачыла башладымы?
— Мин начар сүз әйтмәдем бит.
— Кара син аны ә? Эшләмичә өйдә рәхәт күреп ята, бала карамый, ир акчасына яши, ә нигә? Син кызый телеңне чама белән генә ач, алайса ....
— Нәрсә алайса? Нәрсә? Әйтегез? Әйе, өйдә утырам, тик мин өйдә служанка ролен башкарам ә хуҗабикә түгел. Мин Җәүдәткә ничә тапкыр әйттем аерым яшик дип, кая ул, әни сүзеннән чыгамы соң? Сез мине генә түгел, сез улыгызны да үз кубызыгызга биетәсез, алай гына түгел, әти дә сезнең күзегезгә генә карап тора. Мин бик теләп аерым яшәр идем.
— Авызыңны чамалап ач, бәлки теләген үтәлер, ә хәзер бар балага йокларга вакыт җитте.
Клара янә Даниягә усал итеп карап:
— Алинә ул башка кан белән кушылган, Аллага шөкер каны безгә тарткан.
Дания берсүзсез урыныннан торып кызын йокы бүлмәсенә алып керде. Күзенә чыккан күз яшьләрен сөртеп кызының битеннән үбеп алды да:
— Энҗе бөртегем минем, әле дә син бар күңелемне юатырга, әле дә син бар. Әйдә балам юынып алабыз, аннары мин сиңа әкият укыйм.
Кызы йоклап киткәч тә Дания кызына карап ятты. Йөрәге сизгән кебек, ул кызының йөзен, колакларын, һәр җирен исендә калдырырга теләде.
— Кызым минем, энҗе бөртегем белсәң иде мин сине ничек яратканымны. Синең күз карашларың, синең әйткән сүзләрең минем колагыма моң булып керә. Һәр адымын, ихластан көлеп шаяруларың йөрәгемне җылыта. Йокла балам, матур төшләр күреп йокла.
Дания сөйләнә, сөйләнә күз яшьләрен сөртте. Бүген кайнанасы белән сөйләшкән сүзләр аның йөрәгенә үтеп керде. Әйе вакыты белән кайнанасы Даниянең күңеленә тиярлек итеп әйткән, аның кем икәнен гел искә төшергән сүзләре аз булмады. Ә бүген, бүген ул уздырды, бүген үзенең янә кем икәнлеген искә төшерде.

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.