Найти в Дзене
Кряшены

📍Мамадыш районының авылларында язып алынган туй җырулары

📍Мамадыш районының авылларында язып алынган туй җырулары

Керәшен туе – үзе бер тамаша😍

🌿Юкәчедә авылында язып алынган

Кода сыйлау..

Қыраклый тавык қыраклый

Әллә карчыгалар килгәнме.

Бик ямьле тавыш ишетелә

Әллә кодаларыбыз килгәнме.

Алтын булып агыйммы,

Көмеш булып тамыйммы.

Сез кодалар каршысында

Шәмнәр булып җаныйммы

Өстәл өскәйләренә ни килешә

Күтәрепкәй суккан ашъяулык.

Никләр ашамыйсыз, ник эчмисез,

Сезнең өчен пешергән ашамлык.

Өй ди түрләрендә и сатыгыз

Сатыгызга җибәргән атыгыз.

Килгәннәрдән бирле карап торам

Әүлияләр икән затыгыз

🌿Җөри авылында авылында язып алынган 

Алтын балдак, көмеш каш,

Кирәк булса, сандык ач.

Сезнең кебек булса булыр

Сәхрәләрдә сандугач

УРМАНЧЫ авылы җыруы 👈