Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Мәмәтхуҗалылар Җиңү көнен билгеләп үтте

Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Котлау сүзе белән Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, район вәкиле Кадырова Наталья Александровна, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Матвеев чыгыш ясадылар. Митингта балалар башкаруында шигырьләр яңгырады, алар тамашачыларны тарихтагы коточкыч, ләкин әһәмиятле чорга күчерде. Шигырҗләрдә Бөек Җиңүнең нинди тырышлык белән ирешелүе турындагы сугыш елларындагы вакыйгалар кыскача ачылыш тапты. Традиция буенча, сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары обелискка веноклар һәм чәчәкләр куйдылар. Җиңү көне - зур бәйрәм, аны һәр кеше истә тотарга һәм үз йөрәгендә безнең азатлык өчен көрәшкән кешеләрнең истәлеген йөртергә тиеш. Бу көн безгә тормышыбыздагы һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат исебезгә төшерә, чөнки әтил

Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Котлау сүзе белән Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, район вәкиле Кадырова Наталья Александровна, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Матвеев чыгыш ясадылар.

Митингта балалар башкаруында шигырьләр яңгырады, алар тамашачыларны тарихтагы коточкыч, ләкин әһәмиятле чорга күчерде. Шигырҗләрдә Бөек Җиңүнең нинди тырышлык белән ирешелүе турындагы сугыш елларындагы вакыйгалар кыскача ачылыш тапты.

Традиция буенча, сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары обелискка веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Җиңү көне - зур бәйрәм, аны һәр кеше истә тотарга һәм үз йөрәгендә безнең азатлык өчен көрәшкән кешеләрнең истәлеген йөртергә тиеш. Бу көн безгә тормышыбыздагы һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат исебезгә төшерә, чөнки әтиләребез һәм бабаларыбыз бәхетле һәм кайгысыз яшәр өчен гомерләрен биргәннәрен без онытмаска тиеш.