Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Җиңү көне уңаеннан районның Шура авылында яшәп бакыйлыкка күчкән тыл ветераны Рәшидә апа Рахматуллина шигырьләре

Җиңү көне уңаеннан районның Шура авылында яшәп бакыйлыкка күчкән тыл ветераны Рәшидә апа Рахматуллина шигырьләре. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын! ХӘТЕРЛӘМИМ ТУГАН КӨНЕМНЕ. (ярым шаярып) Хәтерләми мине әнкәй Кайсы айда, ни көн тапканын. Тик хәтерли урак урган җирдән Алъяпкычка төреп кайтканын. Хәтерләми әнкәй бала табып Иркәләнеп авырып ятканын. Тик хәтерли шуны- иртүк торып Суын ташып, мунча якканын. Әткәем дә артык куанмаган, Әйткән төбәп моңсу күзләрен: -Хатын, хатын, кызу урак өсте, Күпкә түзгәч, азга түзмәдең... Үтә авыр кыен еллар булган, Туган көннәр эссез югалган. Вакыт-вакыт шундый уйлар килә -Менә хәзер туасы калган! Туган көннәр шаулап үтмәсә дә, Күңел аны җиңел күтәрә. Яшьләр әнә бик хәтерле хәзер, Алар елга ике үткәрә! ӘНИНЕҢ СУГЫШТАГЫ АБЫЙЛАРГА ЯЗГАН ХАТЫ. Авылыбызда дүрт бабай бар: Габдрахман карт арба ясый, Нигъмәт бабай камыт тегә, Илгизәр карт чалгы кайрый, Туксан яшьлек Әхмәтхан да Хәйран гына эшкә ярый. Яшь киленнәр авылда юк, Алар ерак, окоп казый. Бала-чага

Җиңү көне уңаеннан районның Шура авылында яшәп бакыйлыкка күчкән тыл ветераны Рәшидә апа Рахматуллина шигырьләре. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын!

ХӘТЕРЛӘМИМ ТУГАН КӨНЕМНЕ.

(ярым шаярып)

Хәтерләми мине әнкәй

Кайсы айда, ни көн тапканын.

Тик хәтерли урак урган җирдән

Алъяпкычка төреп кайтканын.

Хәтерләми әнкәй бала табып

Иркәләнеп авырып ятканын.

Тик хәтерли шуны- иртүк торып

Суын ташып, мунча якканын.

Әткәем дә артык куанмаган,

Әйткән төбәп моңсу күзләрен:

-Хатын, хатын, кызу урак өсте,

Күпкә түзгәч, азга түзмәдең...

Үтә авыр кыен еллар булган,

Туган көннәр эссез югалган.

Вакыт-вакыт шундый уйлар килә

-Менә хәзер туасы калган!

Туган көннәр шаулап үтмәсә дә,

Күңел аны җиңел күтәрә.

Яшьләр әнә бик хәтерле хәзер,

Алар елга ике үткәрә!

ӘНИНЕҢ СУГЫШТАГЫ АБЫЙЛАРГА ЯЗГАН ХАТЫ.

Авылыбызда дүрт бабай бар:

Габдрахман карт арба ясый,

Нигъмәт бабай камыт тегә,

Илгизәр карт чалгы кайрый,

Туксан яшьлек Әхмәтхан да

Хәйран гына эшкә ярый.

Яшь киленнәр авылда юк,

Алар ерак, окоп казый.

Бала-чага, әби-бабай

Чана белән стансадан

Чәчәргә дип орлык ташый.

Иң яманы сарык саву

Тагаракка сикереп менә,

Аннан сикереп өскә төшә.

Өч-дүрт хатын көчкә җиңә,

Күпме генә сөтен бирә.

Ашау ягын әйтәсе юк,

Алабута халык ашый.

Бәрәңге бик күп эләкми,

Орлыкка да саласы бар,

Заданиесен түлисе бар.

Олы сеңлем бишенчедә,

Ул фермада дуңгыз карый.

Кечкенәсе дүртенчедә,

Үгез җигеп көлтә ташый.

Чабатаны төннәр буе

Эштән кайткач шулар ясый.

Малай-шалай чытыр чаба,

Суканы шулар сукалый.

Атлар ябык, күтәрәбез,

Ашау ягы такы-токы,

Ә каравын Җофар карый.

Эш туктамый алга бара,

Яше-карты чатыр чаба.

Көтеп эчтә утлар яна,

Бик сирәк килә хатыгыз,

Фашистны җиңеп кайтыгыз.

Үзем куян фермасында,

Төнлә каравылда торам.

Кеше көче бик күп кирәк.

Ә көндезен басуда мин

Көне буе урак урам.

____

Әнкәй көтте көнен-төнен,

Еракларга төбәп күзен...

Бүтән килмәде шул хатлар.

Сугыш бетте, илләр тыныч

Тик абыйлар туган җиргә

Кайтмады шул, ни кызганыч...