Юк, онытмабыз! Китте әти, эне-абыйлар, Урыннары – салкын окоплар. Җиңү көнен зарыгып көтә: Хатын, бала, барча аналар. Һәрбер ана укый догасын, Юксынып ла газиз баласын. Барыбызда безнең бер теләк: Дошман уты өскә яумасын! Ә дошман ул – һаман аяусыз, Күктән торып эзли солдатны. Баш очыннан үтә снаряд, Кан, төтенгә күмеп дөньяны. Өзелә шул япь-яшь гомерләр, Яшиселәр бик-бик килсә дә. Ятим кала сабый балалар: “Әтием, исән кайт!”–дисә дә. Җиңү шунда – кайда дөреслек! Килер безгә, килер тынычлык. Тик әлегә, батыр сугышчы, Ватан сорый синнән уяулык! Онытмабыз сезне, Геройлар – Мәңгелеккә ятып калганнар. Каберләргә чәчәк бәйләмен Киләчәк буыннар куярлар. Рузинә Габидуллина, Базарлы Матак.