🌷🌷🌷 Бәйрәм бүген дип сөенәм, Тукай туган көн булгач. 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. 🔹Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар!