Найти в Дзене
Кряшены

⛪️Олы көннән соң килгән беренче воскресенье – Антипасха – Фома атнасы

⛪️Олы көннән соң килгән беренче воскресенье – Антипасха – Фома атнасы

Бу – Пасхага капма-каршы куелган нәрсә түгел, ә Олы көн атнасы тәмамланганнан соң Пасха урынына бирелгән көн. Бу көнне Ходай Патшалыгы ишекләре ябыла, прихожаннарга чиркәү ипие – артос таратыла. Быел ул 27 апрельгә туры килә.

Олы көн атнасы үтсә дә, Пасханы бәйрәм итү тәмамланмый.

Олы көннән соң килгән беренче атна көн (воскресенье) – мөһим чиркәү бәйрәме – Антипасха, яки Фома атнасы. Бу – Пасхага капма-каршы куелган нәрсә түгел, ә Олы көн атнасы тәмамланганнан соң Пасха урынына бирелгән көн. Пасха җиде көн дәвамында бер олы бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Олы көннән соң, җиде көн дәвамында Ходай Патшалыгы ишекләре ачык, чиркәүдә алтарь да ачык була, прихожаннар алтарьда ниләр эшләнгәнен күзәтә алалар. Антипасха көнне аларны ябалар, чиркәү икмәге – артосны бүлеп, прихожаннарга тараталар, келәүләр гадәти уздырыла башлый.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/oly-konnan-son-kilgan-berence-voskresene-antipasxa-foma-atnasy