Туган авылым Кырлай Туган авылым Кырлай – Тукайлы син, Син – Мәккәсе татар халкының! Апрель җиткәч, синдә кабызалар Шигъриятнең көчле ялкынын! Шигъри җаннар, шагыйрь-язучылар Язлар җиткәч, килә Кырлайга, Чиксез хөрмәтләрен җиткерергә Халык улы – бөек Тукайга! Балачакта көтеп ала идек Шигъриятнең олы бәйрәмен. Тукайга баш иеп, күпме шагыйрь Бүләк итте шигырь бәйләмен! Кунак булып килгән шагыйрьләрне Каршы алдык сөенеп-шатланып! Олы шәхесләрнең мактавыннан Йөри идек без канатланып! Чын язучы, шагыйрьләрне күрдек, “Кайнар“ әсәрләрен ишеттек. “Тукай оныклары“ исемен дә Хөрмәт белән, горур без йөрттек! Сыендырган, туендырган Кырлай Нәни Апуш – ятим сабыйны! Язмышына биргән Аллаһ үзе Мәрхәмәтле Сәгъди абзыйны! Гом(е)рем буе горурландым, авылым,( аулым) “Мин Кырлайдан!“ диеп яшәдем! Кырлаема кайтсам, илһам алдым, Кырлаемда кабат яшәрдем! ... Язлар җиткән саен ашкынам мин, Кырлаема – туган авылыма, Шигъри хисләр тулы, “Туган тел“ле, Онытылмаслык балачагыма! Мөнирә Яруллина-Садыйкова