Арча спорт мәктәбендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлап “Балалар күзләре белән хезмәтне саклау” дигән темага рәсем бәйгесе үткәрелгән. Беренче генә тапкыр оештырылса да, катнашучылар күп булган. Бу хакта безгә “Арча” спорт мәктәбе инженеры Зөбәрҗәт Хәлиуллина хәбәр итте. Шушы көннәрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган. Тантана концерт номерлары, спортчыларның күрсәтмә чыгышлары белән үрелеп барган.
Арча спорт мәктәбендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлап “Балалар күзләре белән хезмәтне саклау” дигән темага рәсем бәйгесе
24 апреля 202524 апр 2025
1
~1 мин