Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтач кызы Мәскәүдә җиңү яулады

Балтач кызы Мәскәүдә җиңү яулады ✅ 14-18 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә В.И. Вернадский исемендәге XXXII Бөтенрусия яшүсмерләр тикшеренү эшләре конкурсы узды. Әлеге конкурс Русиядә мәктәп укучыларының иң абруйлы фәнни бәйгеләренең берсе булып санала. ✅ Бу Русиядә мәктәп укучыларының иң зур фәнни-гамәли конференцияләренең берсе, ул илнең төрле төбәкләреннән укучыларны берләштерә. Конкурсны оештыручылар арасында - РФ Мәгариф министрлыгы һәм Русия Фәннәр академиясе. Бу факт конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын, аның фәнни җәмәгатьчелектә танылуын күрсәтә. ✅ Мондый югары дәрәҗәдә үткән конкурсның финал этабында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Газизә Заһирова (фәнни җитәкчесе Ирина Ханова) катнашты. Райондашыбыз “Балтач районы буенча Себер тракты маршрутын реконструкцияләү” тикшеренү эше өчен Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук конкурсның махсус медале һәм “Гадәти булмаган караш өчен” грамотасы белән билгеләнде.

Балтач кызы Мәскәүдә җиңү яулады

✅ 14-18 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә В.И. Вернадский исемендәге XXXII Бөтенрусия яшүсмерләр тикшеренү эшләре конкурсы узды. Әлеге конкурс Русиядә мәктәп укучыларының иң абруйлы фәнни бәйгеләренең берсе булып санала.

✅ Бу Русиядә мәктәп укучыларының иң зур фәнни-гамәли конференцияләренең берсе, ул илнең төрле төбәкләреннән укучыларны берләштерә. Конкурсны оештыручылар арасында - РФ Мәгариф министрлыгы һәм Русия Фәннәр академиясе. Бу факт конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын, аның фәнни җәмәгатьчелектә танылуын күрсәтә.

✅ Мондый югары дәрәҗәдә үткән конкурсның финал этабында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Газизә Заһирова (фәнни җитәкчесе Ирина Ханова) катнашты. Райондашыбыз “Балтач районы буенча Себер тракты маршрутын реконструкцияләү” тикшеренү эше өчен Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук конкурсның махсус медале һәм “Гадәти булмаган караш өчен” грамотасы белән билгеләнде.