Керәшеннәрдә ана хакы – Тәңре хакы🕊 Мөхәммәт Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романыннан керәшеннәр турында өзек📖 Ахияр килеп кергәндә, Нәчтүк әби, иске күзлеген киеп ниндидер бер таушалган калын дәфтәр актарып утыра иде. Өйгә шәм исе чыккан, түр почмакта икона астында ут яна. Нәчтүк әби чит кеше килеп кергәнне сиздеме-юкмы, әллә юри шулай белмәмешкә салыштымы, дәфтәргә карамыйча гына укып китте. Дөресе – җырлады: – Минем Ибаным бу дөньяда иң акыллы бала иде; ул шулкадәр акыллы иде, кечкенә вакытында җокларга җаткырыр алдыннан мин аннан сорый идем: “Матурым, Ибаным, иртәгә җаңгыр җавармы, җукмы”, – дип. Шул сорауга җөрәгем минем, Ибаным минем, болай дип җавап бирер иде: “Син, әни, җаңгыр җавармы, җукмы дип сорыйсың. Мин, әни, болай әйтәм, җә җавар, җә җук”. Икенче көнне, җөрәгем минем, нәкъ ул әйткәнчә булып чыга иде… ДӘВАМЫ 👈