Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Зәй районының Югары Баграж авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән туктамый

Зәй районының Югары Баграж авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән туктамый🙏 Алар маскировка челтәрләре үрүне дәвам итә. Бу эшкә йөрүчеләр арасында дуслык, бердәмлек хөкем сөрә. Алар инде бер зур гаиләгә әверелгән. Хәтта Олы көн бәйрәмен дә бергә, эш урынында уздырырганнар. Нәрсә генә сөйләшсәләр дә, аларның уйлары бер теләккә кайтып кала: тизрәк сугыш бетсен, күз яшьләре түгелмәсен, илебезгә тынычлык килсен!🕊🕊🕊 «Һәрбер челтәр үрелгән саен, авыл халкының йөрәгендә өмет уты кабына. Аларның куллары гына түгел, күңелләре дә бергәләшеп эшли. Һәр төен саен җиңүгә, тынычлыкка якынаябыз дип уйлыйбыз. Олы көнне бергә уздыру - бу бергә булуның, бер-береңне аңлауның, бер максатка омтылуның тагын бер дәлиле. Өстәл артында җыелып, җырладык та, хәтирәләр белән дә уртаклаштык, киләчәккә планнар кордык. Без яшьләр өчен маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс та үткәрәбез», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Гөлия Бутакова🌿 @tuganaylar_2002

Зәй районының Югары Баграж авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән туктамый🙏

Алар маскировка челтәрләре үрүне дәвам итә. Бу эшкә йөрүчеләр арасында дуслык, бердәмлек хөкем сөрә. Алар инде бер зур гаиләгә әверелгән. Хәтта Олы көн бәйрәмен дә бергә, эш урынында уздырырганнар. Нәрсә генә сөйләшсәләр дә, аларның уйлары бер теләккә кайтып кала: тизрәк сугыш бетсен, күз яшьләре түгелмәсен, илебезгә тынычлык килсен!🕊🕊🕊

«Һәрбер челтәр үрелгән саен, авыл халкының йөрәгендә өмет уты кабына. Аларның куллары гына түгел, күңелләре дә бергәләшеп эшли. Һәр төен саен җиңүгә, тынычлыкка якынаябыз дип уйлыйбыз. Олы көнне бергә уздыру - бу бергә булуның, бер-береңне аңлауның, бер максатка омтылуның тагын бер дәлиле. Өстәл артында җыелып, җырладык та, хәтирәләр белән дә уртаклаштык, киләчәккә планнар кордык. Без яшьләр өчен маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс та үткәрәбез», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Гөлия Бутакова🌿

@tuganaylar_2002

-2
-3