Керәшен туенда кыяматлык җырулары💞 Кыяматлык – туйда свидетель ролендә башкаручы кеше. Ул яшь киленгә баш бәйләту җоласын башкара😍 Яктыдала йолдыз ай янында Чулпан гына йолдыз кайларда Шатлыкларым эчләремә сыймый Кыяматлык булдым байларга. Сөлгеләрен чөйгә эләләр Бирнәләрен түргә эләләр, Кыяматлык икәнем расланды Кидем буй күтәрмәс бирнәләр. Биекәйдә тауның башларына Кемнәр салдырган икән әрбәлек, Элеккедә без ятлар идек Булды бәбекәйләр бергәлек. @tuganaylar_2002