Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй» ансамбле Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә II урынны алды🤩🤩🤩 17–18 апрель көннәрендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, халык иҗатына багышланган, Бөтенроссия «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең йомгаклау туры узды. Быел бу фестивальдә 500дән артык конкурсант канашырга теләк белдергән😍 «Әлеге конкурс-фестиваль 2010 елдан бирле безнең университет базасында үткәрелә. Соңгы елларда фестивальнең форматы үзгәрде, географиясе киңәйде. Башта фестиваль студентлар белән генә үткәрелә иде, хәзер мәктәп укучыларын һәм махсус урта белем бирү йортлары студентларын да чакыра башладык. Катнашучыларның географиясе бик киң – Россиянең 8 төбәге һәм Татарстанның барлык районнары да диярлек», – дип сөйләде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов. КҮБРӘК ФОТОЛАР📸: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/xua-xasannan-ineskai-ansamble-botenrossiia-xalyk-iaty-festivalenda-ii-urynny-aldy
Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй» ансамбле Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә II урынны алды
21 апреля 202521 апр 2025
~1 мин