Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Тапланган гомер

12-12 өлешләр. -Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул. -Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул.
-Улым, мин йокламыйм. Беләсеңме бүген миңа кем шалтыратты?! Минем классташым, Гүзәл. Әй, син аны белмисең инде. Вот менә шул Гүзәл апаңның ярдәме белән мин бу Себер якларына килеп урнаштым да инде.
-Динар, син мине ишетәсеңме? Улым, әллә син бер үзең түгел инде.
Гөлнариянең улы Динар бүлмәгә таныш булмаган кызны җитәкләп керде.
-Мам, познакомься. Это моя подруга Элина, моя будущая жена. Вы пока знакомтесь, я на кухне чайник поставлю.
Гөлнария, урыныннан торып кызны кочып алды.
-Элина! Бик матур исем. Кайсы як гүзәле инде син, Элина?
-Минем әнием Башкортстаннан, әтием Владивостоктан. Татарча бик әз бе

12-12 өлешләр. -Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул.

-Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул.

-Улым, мин йокламыйм. Беләсеңме бүген миңа кем шалтыратты?! Минем классташым, Гүзәл. Әй, син аны белмисең инде. Вот менә шул Гүзәл апаңның ярдәме белән мин бу Себер якларына килеп урнаштым да инде.

-Динар, син мине ишетәсеңме? Улым, әллә син бер үзең түгел инде.

Гөлнариянең улы Динар бүлмәгә таныш булмаган кызны җитәкләп керде.

-Мам, познакомься. Это моя подруга Элина, моя будущая жена. Вы пока знакомтесь, я на кухне чайник поставлю.

Гөлнария, урыныннан торып кызны кочып алды.

-Элина! Бик матур исем. Кайсы як гүзәле инде син, Элина?

-Минем әнием Башкортстаннан, әтием Владивостоктан. Татарча бик әз беләм.

-Ничего страшного. Надо будет- научишься. А для всех нас единый язык общения, вдали от родных мест, к сожалению, это русский. Я так полагаю, вы с Динаром вместе учитесь.

Уңай җаваплар алганнан соң, Гөлнария, яшьләргә комачауламыйм, үз җайлары белән утырсыннар дип, утын сүндереп йокларга ятты.

Тик уйлар дулкын кебек аның аңын томалады, Гөлнария тагын яшьлегенә әйләнеп кайтты.

-Әгәр шул кичне Василий килеп кермәгән булса, минем язмыш ничек булыр иде икән. Шул кичне бит, баланы көч- хәл белән теге врач кулыннан, ятьмәдән тартып алгандай, алып кайтуыма, Вася килеп кермәсенме. Соң, шаккатмалы хәл булды инде ул. Әни дә аптыраудан телсез калды, ә хуҗабикә! Ой, аны инде чүт инфаркт бәреп екмады. Бала, әни, мин, да ещё вроде минем баланың әтисе. Егылырсың да мондый ситуациядә. Икеле алган укучымени, басып тора инде Василий ишек төбендә. Шундый ачуым килде шул чакны. Акырып- бакырып куып чыгарыр идем,кулымдагы балам уяныр дип курыктым. Шулай да мин аны яратканмын икән. Яратмасам, ул килеп керүгә, тез буыннарым калтырамас иде. Әнине күр син, и, Василий, килерсең дип уйлаган идем, дип тора бит әле. Әйдә дә әйдә. Менә улыңны алып кайттык. Улыңны! Төкереп бирде ул улына, моңа хәтле бар дип тә белмәде бит. Их, әни, белсәң иде син Василийның мине һәм сине ничек мыскыл итеп сөйләшүен! Җилкәсенә утын әрдәнәсе белән бер генә бирер идең. Мескенем, хуҗабикә апа, ни әнине тыңларга белми, ни Василийга урын тәкъдим итми. Күпме тордык икән без шулай аптырашып? Миңа калса, бер ярты сәгать торганбыздыр әле. Ну Василийның яңалыгы мине аяктан екты, конечно. Ник килгән диген син аны. Егерме ел узган, ә йөрәктәге яра әле дә сызлый. Хәзер дә аңлый алмыйм мин аны. Ул үз аңында идеме икән ул көнне. Хәер, ул бит башта ук баладан ваз кичте. Аборт ясат, дип янады. Аллага шөкер, берсенең дә сузенә карамадым! Әнә нинди булып үсте минем мәхәббәт җимешем! Улын исенә төшереп, аның бәләкәй чагын күзаллап, Гөлнария татлы йокыга талды.

***

Василий машинасына келәй белән ябышкандай, хәйран вакыт, чыга алмый утырды. Ниһаять, нинди көч тартып чыгаргандыр инде, карак кеше кебек як-ягына каранып алды да, тиз генә ишек алдына кереп, юк булды. Ишек янындагы звонокка бер- ике тапкыр баскалап караса да, ачучы булмагач, ишекне этеп ачып, өйгә керде. Керде дә, бүлмә уртасында баласын кочагына кысып күтәргән Гөлнариягә карап таң калды. Кеше аркылы, Гөлнария бәбәйләгән дигәнне ишетсә дә, күңеле ышанмый иде әлегә тиклем. Чигәсен кысып, башы авырта башлады. Мизгел эчендә, ә минеке булмаса, дигән уй башыннан узды. Хәйриянең тикшереп тә карамаган килеш, синең улың дип торуын кара син. Тәки мине баланың атасы итмәкче болар. Ә чынлап та бала минеке булып чыкса? Нүжәли минеке инде? Да, Василий Иванович, каптың кармакның эресенә.

Әнә шундый уйлар белән Василий бу йортка ник килгәнен дә аздан гына онытып җибәрмәде.

-Голнария, мин, без, Гүзәл белән өйләнешергә йөрибез. Сине дә туебызга чакырырга телибез. Сез бит Гүзәл белән якын дуслар.

Василий коты очып,Голнариягә карады. Юк, ул бу сүзләрне әйтергә теләмәгән иде. Гомумән, мин әле беркемгә дә өйләнергә ашыйкмыйм дип әйтергә теләгән иде бит. Ә теле, эх,чуан чыккыры теле,нәрсә сөйли бит!

-Голнария, улың туу белән котлыйм сине. Миңа үпкә тотмыйсыңмы син? Ачуланмыйсыңмы?

Василий шабыр тиргә батты. Тизрәк, тизрәк бу йорттан чыгып ычкынырга кирәк. Олагырга, барсын да онытырга!

Ике күзеннән яшь агып торса да, Гөлнария, Василийга җавап бирерлек көч тапты.

-Василий Иванович, сез бер дә кайгырмагыз һәм борчылмагыз. Бу бала сезнеке түгел. Мин сезгә ялганладым. Аның әтисе бөтенләй икенче кеше. Мин сезгә үпкәләмим дә, ачу да сакламыйм. Яшьлегемнең бер матур мизгеле булып саклансын сезнең белән очрашулар. Мине башка беркайчан да борчымагыз. Сез мине, мин сезне онытырга тиеш. Хушыгыз.

Шулай диде дә, Гөлнария кырт борылып икенче бүлмәгә кереп китте. Сөт тулып таш кебек каткан имиләре сулкылдый башлады. Күз яшьләренә тулы ирек биреп, газиз улын кочагына кысып, Гөлнария баласын имезде.

-Менә улым, бу кеше синең әтиең иде. Ә ул сине кулларына алып та карамады. Син дә аңа барырга теләмәдеңме? Әнием бар бит минем диген, әйеме, улым. Әбиләрем бар диген, кулларына күтәреп үчтеки итәргә. Ничего улым, без синең белән бирешмибез, шулаймы?! Әле мин үсеп кенә җитим диген, улым, күрсәтермен әле үземнең көчемне диген. Әтиең спорт мастеры булса, син улым, чемпион булырсың, Алла боерса.

Дөнья турында бер гаме булмаган улына үзенең эчке кичерешләрен сөйләгәннән соң, Гөлнария тынычланып калды.

Хуҗабикә белән әнисе, инде ни хәл кылырга белми, куркып аптырап утырганда, ими имгән көе йоклап киткән баласын күтәреп Гөлнария бүлмәдән чыкты.

-Ә сез нишләп аптырашып утырасыз әле? Әллә чәй дә эчмибезме бүген? Минем улым ашарга сорый бит, әбисе. Су белән генә ерак китеп булмас.

Ике әби, шуны гына көткәндәй, ашау бүлмәсенә йөгерде. Тиздән өйгә тәмле итле аш, табада чыжылдатып майда пешергән коймак исе таралды.

Өчесенең дә эче тулы ут булса да, бер- берсенә сиздермәде, берни булмагандай, көлешә- көлешә соңарган кичке ашны ашадылар.

***

Василий, йөгереп диярлек машинасына кереп утырды. Башын машина руленә куеп,уйга калды. Әллә кереп, Гөлнариянең кулын сораргамы? Ләкин йорәгемдә Гөлнариягә карата бернинди хис тә юк бит. Ничек яшәрбез яратусыз-нисез? Ә Гүзәл? Мин соң аңа да битараф ю. Юк, җегет, син давай җебеп төшмә әле. Дөньяда кызлар бетмәс, вакыты җитәр, үзеңә язганны табып өйләнерсең. Шулай дип, Василий тынычланып китте, музыка кабызып җибәрде һәм Гөлнария белән газиз улы яшәгән йортка тагын бер мәртәбә борылып карады да, зур тизлек белән күздән югалды.

Гүзәл бу көнне утлы табага баскан кебек уздырды. Аның шалтыратуларыннан Вә телефон тавышы йорт хуҗасы әбинең башына карты, ул аптырагач, телефон аппаратын, лапаска чыгарып куйды.

-Бик яман телефон булды бу. Тәмам үзәккә үтте бит тавышы да. Ул Гүзәлнең башы эшләмиме икән. Алмый бит Басиләй, алмый, ызначит сөйләшәсе килми. Ник аптыратырга инде,җә? Төн буена әби дә җүнләп йокы күрмәде. Әллә күк йөзендәге тулган ай сәбәпче булды, әллә Василийның кайтмавы эчен пошырды. Иртәнге якта таң беленгәндә капка төбенә машина килеп туктаган тавышны ишетүгә, тизрәк чәйнүген плитәгә җылытырга куйды.

-Аллага шөкер, Басиләй улым кайтты. Яхшы хәбәрләр белән кайтсын иде, я Раббем.

Әбине уятудан куркып, аяк очларына гына басып кергән Василий әбине аягында күреп, аптырады.

-Әби, ни булды? Нишләп йокламыйсың?

-Һай, бәбкәм, син кайтып кермичә, мин ничек йоклап ятыйм инде. Минем эшкә барасым юк. Көне буе йокласам да сүз әйтүче юк. Карт кешенең йокысы уяу була ул. Я, нинди хәбәрләр белән кайттың, улым?

-Бар да яхшы, әби. Гөлнарияне күрдем. Әнисе дә шунда иде. Гөлнария, бала синеке түгел, диде. Аның башка кешесе булган , әби. Уфф, арыдым, ашыйсым да, эчәсем дә килми. Точно, тынычлап йоклыйсым килә.

-Басиләй, синең телефоның лапаста. Мин аны, аптырап шунда чыгарып куйдым. Гүзәл бертуктаусыз шалтыратып, җанымны алды. Чыгып ал, улым. Әле дә шалтырата торгандыр.

-Иртән онытмасам, алырмын әле. Мин әби, шундый карарга килдем әле. А ну не, эту Гузель!

Василий уяна алмасам, су сибеп уятырсың, дип, караватына ауды.

Хуҗабикә,Василийга ышанмыйча, артыннан башын чайкап калды.

12 өлеш

Иртән иртүк, Динар белән Элина уянганчы дип, Гөлнария тиз генә үтә күренмәле тәбикмәкләр пешереп алды. Улы бик ярата шул таба ризыкларын. Ярышларга чыгып киткән чакларында, телефон аша, минем кайтуыма өчпочмак пешер, дип сорый. Ә инде бәлеш я гөбәдия турында сүз чыкса, укуын я ярышларын ташлап кайтырга да риза. И, болай гына әйтәм инде, Динар кебек үз сүзендә тора торган, алдына куелган максатны башкарып чыкмыйча туктамый торган узсүзле кеше дөньяда бар микән?! Гөлнария плитә янында шулай үз үзенә елмаеп үткәннәрен уйлап, кухняга улының кергәнен дә сизмәде. Динар яратып һәм сокланып әнисен күзәтте. Әнисе балерина кебек һаман да нечкә билле, чәчләре дә бераз гына энҗе бөртекләре елтыраса да һаман да шулай күпереп тора. Матур шул аның әнисе. Әнә бит, Элина да бик ошатты аны. Минем әнине ошатмаслык та түгел шул. Мине менә нинди итеп үстерде. Үзе медицина фәннәре кандидаты. Күпме кыенлыклар күрсә дә, әнием беркайчан елап утырмады. Эшләде,укыды, тырышты. Динар, әкрен генә килеп, әнисен җилкәсеннән кочып алды.

-Ты чего так рано встала,мама? Поспала бы. Тебе же целый день на ногах стоять. Сколько операций на сегодня назначила?

- Все нормально улым. Динарик, а мне Элина очень понравилось. Тактичная, аккуратная, образованная девушка. Насчет сна и отдыха не беспокойся, улым. Всего три операции.

- И наверное, самые серьезные, да, мам? Ты совсем себя не бережешь.

-Несерьезных операций не бывает, Динар. Запомни, раз и навсегда. Врач ответственен и перед больным и перед Богом. Судьба человека зависит не от моего настроения, а от моего умения.

Гөлнария сәгатькә күз салды.

-Улым, я опаздываю. Извинись за меня перед Элиной, что убежала, не попращавшись. Твои любимые дырчатые блины. Надеюсь, и Элине понравятся. Пока,улым.

Улы белән саубуллашып,Гөлнария эшенә ашыкты. Машинасын кабызгач та, уйлары һаман туган ягына әйләнеп кайтты. Гүзәл хәзер нинди икән? Кемгә кияүгә чыккан, балалары бармы? Мең төрле сораулар миен боргычлады. Әй, ярар, кайткач барысын да белергә өлгерермен әле. Эх,Гөлнария, мәңге борылып та карамыйм дип киткән идең дә, бер телефон шалтыратуыннан әле һаман айный алмый утырасың. Күңелең белән бүген үк син бит туган ягыңда. Кара әле, әллә картлык галәмәтеме бу, сагыну дигәннәре. Йоклаган йөрәгем тагын дулый түгелме соң!

Уйларына чумып үзе җитәкләгән медицина үзәгенә килеп җиткәнен дә сизми калды Гөлнария. Алда аны
гомерләрен аның кулына ышанып тапшырган авырулары көтә иде.

***

Василий йокысыннан көч- хәл белән уянды, шулай да салкын су белән юынып алгач, арганлыгы да, йокысы дә юып алгандай булды. Лапаска чыгып телефонын алып кереп, зарядкага тоташтырды. Әттәгенәсе, кырык тапкыр шалтыраткан бу Гүзәл. Аның урынында мин үзем булсам, телефонны бәреп ватар идем инде.

Василий Гүзәлгә шалтыратып аңлашырга, барлык сөйләшүләргә нокта куярга булды.

-Алло,Гүзәл!

-Василий! Мин сине кичә көне буе эзләдееем. Кая югалдың? Нәрсә булды икән дип, бик кайгырдым. Аллага шөкер, исәнлек икәнсең.

Әңгәмәнең мондый борылышын көтмәгән Василий, нәрсә әйтергә белми, аптырап калды.

-Гүзәл! Мин чынлыкта районга бардым. Гөлнария янына.

Гүзәл сулыш та алмыйча, дәшмичә Василийны тыңлады.

-Әйе,Гөлнарияне күрдем. Бәби табуы хак икән. Гөлнария баланың минеке булмавын үзе раслады. Димәк, ул башкалар белән дә очрашкан.

-Әә, алай икәән! - Гүзәл хат турында ләм- мим сүз чыгармады. - Ә син үзең ничек уйлыйсың. Киләчәк турында, например.

-Мин, Гүзәл, берни дә уйламыйм пока. Тыныч кына эшләргә, алдыма куйган максатларга ирешергә. Ә гаилә кору пока минем планга керми.

-Ничек инде керми?-Гүзәлнең тавышы кырысланды. - Ә безнең сөйләшенгән сүзләр? Син мине дә алдадың булып чыгамени?

-Гүзәл, кычкырма әле! Бердәнбер, мин сиңа берни обещать итмәдем. Икенчедән, минем йөрәктә беркемгә карата да бернинди хис юк. Яратмаган килеш ничек өйләним инде мин? Патша заманасы түгел бит хәзер, көчләп өйләнмиләр, кияүгә дә бирмиләр.

-Ну смотри,Василий! Как бы потом не каяться!!!- Гүзәл ачу белән телефонын сүндереп куйды.

Хәзер! То берегез, то икенчегез минем белән командовать итмәкче иде. Мин дә шапылдык авыз түгел. Үзем белермен, вакыты җиткәч, кемгә өйләнергә.- Василий телефон аша җиткерәсе сүзләрен кычкырып әйткәнгә хуҗабикә аптырап, әйе, Басиләй, улым, бик дөрес әйтәсең, дип җөпләде.

***

Василий чыгып киткән көнне үк, Гөлнария катгый бер карарга килде. Әнисе белән киңәшләшеп, Себер якларында яшәүче ерак туганнарына бар проблемаларны аңлатып, хат язарга. Әгәр алардан уңай хәбәр килсә, Аллага тапшырып, шул якларга күченергә. Медицина колледжыннан документларны алып шул яктагы уку йортына күчерергә. Хуҗабикә минем янда гына торыгыз, дисә дә, Хәйрия дә, кызы белән килеште. Күпме еллар бер- берсе белән аралашмаган булсалар да, ерактагы туганы алардан хат килүгә бик шатланды. Алай гына да түгел, мин дә бит монда япа- ялгызым яшәп ятам. Килегез, күз нурларым, сезне мин зарыгып көтеп торам, дип бик җылы эчтәлекле җавап язды.

Менә шулай итеп ерак Себер якларына күченүгә дә егерме ел тулды. Туганый апалары җитмешнең теге ягында булып, аяклары авырту сәбәпле бер кая да чыгып йөри алмый, өч бүлмәле фатирында
гомер иткән карты үлгәннән соң бер үзе яшәп ята икән. Гөлнария белән Хәйрия, тәмам тузып, алачыкка әйләнеп беткән фатирны көч- хәл белән рәткә керттеләр. Хәйриянең бар булган акчасына мебель, суыткычы алып куйдылар. Туганый апалары да бурычлы булып калмады - квартир өчен җыелган бурычларны түләгәннән соң, минем сездән башка бер туган- тумачам да юк, дип, фатирны Гөлнария исеменә рәсмиләштерде. Гөлнария җирле медучилищега документларын тапшырып, укуын дәвам итте. Хәйрия исә, лифтерлыкка укып, үзләре яшәгән йортка лифтер булып урнашты. Динарны өчәүләп чиратлап карап, өч яшькә кадәр тузан бөртеге дә кундырмыйча үстерделәр, аннары балалар бакчасында, спорт юнәлешле урта мәктәп. Ниһаять, озак көттереп, Хәйриягә дә бәхет елмайды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.