Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү

“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча “Чиста бистә” акциясен үткәрә. “10 апрель көнне акциядә 7а, 8а, 8б сыйныфлары укучылары катнашты. Балалар перчаткалар, чүп капчыклары белән коралланып, Үрнәк бистәсенең Садовая һәм Лесная урамнарына юл тоттылар. Балалар укытучылар белән бергә барлык чүп-чарны: пакетларны, шешәләрне, башка бик күп көнкүреш калдыкларын җыйды. Бистә чистарып, матурланып калды”, – дип хәбәр итә мәктәп коллективы. #эковесна

“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча “Чиста бистә” акциясен үткәрә.

“10 апрель көнне акциядә 7а, 8а, 8б сыйныфлары укучылары катнашты. Балалар перчаткалар, чүп капчыклары белән коралланып, Үрнәк бистәсенең Садовая һәм Лесная урамнарына юл тоттылар. Балалар укытучылар белән бергә барлык чүп-чарны: пакетларны, шешәләрне, башка бик күп көнкүреш калдыкларын җыйды. Бистә чистарып, матурланып калды”, – дип хәбәр итә мәктәп коллективы.

#эковесна