🏆Мамадыштан Дмитрий Якимов төбәкара чемпионатта призлы 2нче урынны яулады👏👏👏 Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Ит продуктлары җитештерү» компетенциясе буенча йомгаклау этабы 14-18 апрельдә Симферополь шәһәренең политехник колледжында булды. Анда Мамадыш политехника колледжының 3нче курс студенты Дмитрий Якимов та катнашты👍Повар һәм кондитер белгечлегенә укучы Дмитрий призлы 2нче урынны яулады🎉 Ерак Кырымда Татарстан данын лаеклы рәвештә яклаган Дмитрий Якимовның остазы – махсус дисциплина укытучысы Гөлшат Сахавеева. Мамадыш колледжында үзләштерә торган белгечлеге буенча Дмитрийның призлы урын яулавында аның остазы Гөлшат Илгизовнаның да хезмәте зур. Карендәшебезгә алга таба да һөнәри уңышлар, яңадан-яңа биеклекләр яулавын телибез❤️ @tuganaylar_2002
🏆Мамадыштан Дмитрий Якимов төбәкара чемпионатта призлы 2нче урынны яулады
21 апреля 202521 апр 2025
~1 мин