Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Пасхада яшьләрнең таган атынуын яхшыга юраганнар

Пасхада яшьләрнең таган атынуын яхшыга юраганнар🤗 Галим, фольклорчы Геннадий Макаровның “Керәшен мәдәнияте” китабында басылган “Кызлар таган атынса – җитен уңа...” дигән язмасы📝 ⛪️Иисус Христосның терелеп торган көнендә чиркәүдәге иртәнге Пасха келәвендә, ел тәүлегендә уздырылган келәү хезмәтләрдән үзгә буларак, укылып түгел, бары тик җырланып алып барылган. Билгеле, җырламыйча уку бәйрәм хисе бирми. Җырлау турында болай диләр ич: “Җырлаганда кемнең күңеле рәхәтләнмәс”. Чиркәүдә уздырылган Пасха келәвеннән соң, күңелләр сөенеч белән тулган. Бу вакытта матур бер гадәт кабул ителгән: храмнан кайтканда үзара сөйләшмәгәннәр, тик иман җырулары гына башкарып кайтканнар. Халык Гаделлек Кояшы Христосның Терелү көненә язгы табигать тә уяна, үзенең сөенечен күрсәтә, дип ышанган. Авыл халкы, чиркәүдәге иртәнге келәүдә үзләренең алып барган ризыкларын аруландырып, өйләренә кайтып, кызыл күкәй белән авыз ачканнар. Шуннан гаилә түгәрәгендә Ходайны данлап Олы көн җыруларын җырлаганнар. ТУЛЫРАК

Пасхада яшьләрнең таган атынуын яхшыга юраганнар🤗

Галим, фольклорчы Геннадий Макаровның “Керәшен мәдәнияте” китабында басылган “Кызлар таган атынса – җитен уңа...” дигән язмасы📝

⛪️Иисус Христосның терелеп торган көнендә чиркәүдәге иртәнге Пасха келәвендә, ел тәүлегендә уздырылган келәү хезмәтләрдән үзгә буларак, укылып түгел, бары тик җырланып алып барылган. Билгеле, җырламыйча уку бәйрәм хисе бирми. Җырлау турында болай диләр ич: “Җырлаганда кемнең күңеле рәхәтләнмәс”. Чиркәүдә уздырылган Пасха келәвеннән соң, күңелләр сөенеч белән тулган. Бу вакытта матур бер гадәт кабул ителгән: храмнан кайтканда үзара сөйләшмәгәннәр, тик иман җырулары гына башкарып кайтканнар.

Халык Гаделлек Кояшы Христосның Терелү көненә язгы табигать тә уяна, үзенең сөенечен күрсәтә, дип ышанган. Авыл халкы, чиркәүдәге иртәнге келәүдә үзләренең алып барган ризыкларын аруландырып, өйләренә кайтып, кызыл күкәй белән авыз ачканнар. Шуннан гаилә түгәрәгендә Ходайны данлап Олы көн җыруларын җырлаганнар.

ТУЛЫРАК 👈