Карендәшләр! 💛 Христос терелеб торган! Чыннаб терелеб торган!⛪️ Бүген бездә шатлыклы көн, Тыныбызга – татлылык. Җирдәгеләр күңел ача, Күктәгеләр сөенә. Гумерләрдән гумерләргә, Кешеләр белән бергә, Күк өстендә яшәүчеләр Белән сөеник без дә. Сабыйлар күк шатланыйк, Сөенечкә керейек. Христос бүген терелеп торган, Гүрнәчәдән чыккан күк. Без, барысы эшетсен, дип, Аңа шөкер итәбез, Җиңелмәс көч ул – Иисус, Сүнмәс сөю ул – Иисус, Зур рәхимнек ул – Иисус, Мәңге кадер ул – Иисус, Җакты эйям ул – Иисус, Җан татлыгы ул – Иисус. Геннадий МАКАРОВ @tuganaylar_2002