Галина Константинова: «Олы көннең бүтән көннәргә ошамаган сере бар аның»✨✨✨ Владимир авылында туган, хәзерге вакытта Мамадыш шәһәрендә яшәүче карендәшебез Галина Константинова Олы көн турындагы хатирәләре белән уртаклашты💭 🏡Мин Мамадыш районы Владимир авылында тусам да татар авылында үстем. Шуңа микән, Олы көнгә бәйле аерым хатирәләрем юк та бугай. Бу Олы бәйрәм көнне тәмле әйберләр пешерәбез, күкәй буйыйбыз (безнең якта йомырка дип сөйләшмиләр). Кызганыч, якын-тирәдә эшләүче чиркәүләр булмаганлыктан, анда да барылмый... Мине кечкенәдән әни күкәй җыярга чыгара алмады. Никтер, белмим, яратмадым мин өй саен йөрергә, «артык акыллы» булганмындыр инде. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, «күкәй җыю» йоласы мин үскән Усали авылында да бар бит (бөтен татар авылларында да бар ул гадәт, дип әйтмәс идем). Бездә 1 Май көнне әллә кайлардан - төрле шәһәрләрдән балалар кайтып җитә. Урам тутырып күкәй җыялар. Керәшеннәрдән «йоккан» йола бит инде ул. ТУЛЫРАК 👈
Галина Константинова: «Олы көннең бүтән көннәргә ошамаган сере бар аның
19 апреля 202519 апр 2025
~1 мин