Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🏡Анастасия Шаймарданова: «Һәр өйдә, тәм - томнан сыгылып торган табын уртасына Олы көн күкәйләре куела

🏡Анастасия Шаймарданова: «Һәр өйдә, тәм - томнан сыгылып торган табын уртасына Олы көн күкәйләре куела»☀️ Лаеш районының Усад авылында яшәүче Анастасия Шаймарданованың керәшенчә марафондагы язмасыннан📝 🌿Һәр керәшен авылындагы кебек үк, Наратасты халкы да үз йолаларын, үз гадәтләрен кадерләп саклый. Аларны балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырып, киләчәктә үз асылын җуймаска омтыла. Наратастына беренче кайтуыбыз авыл халкының Олы көнне бәйрәм иткән чагына туры килде. Нина кодагый, табын тутырып, әллә ничә төрле пируг пешергән, йортта аш — су әзерләнгән иде. Озак көттермәде, бер — бер артлы туган — тумача җыелды. Хуҗаларның кунакларны сыйлауларына үрелеп, табында керәшен җырулары яңгырады... Ул көнне әле тагын берничә өйдә кунак булдык. Иң соңгы итеп карт кодагый Нинаның балачак дусты, кодагые Татыйларга бардык. Монда без кияүләре Геннадийның үзе баянда уйнап, үзе җырлаган «Наратасты гимны»н ишеттек. Түтиләрнең Наратасты авылы көенә кара — каршы җырлашканнарын да сокланып тыңла

🏡Анастасия Шаймарданова: «Һәр өйдә, тәм - томнан сыгылып торган табын уртасына Олы көн күкәйләре куела»☀️

Лаеш районының Усад авылында яшәүче Анастасия Шаймарданованың керәшенчә марафондагы язмасыннан📝

🌿Һәр керәшен авылындагы кебек үк, Наратасты халкы да үз йолаларын, үз гадәтләрен кадерләп саклый. Аларны балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырып, киләчәктә үз асылын җуймаска омтыла.

Наратастына беренче кайтуыбыз авыл халкының Олы көнне бәйрәм иткән чагына туры килде. Нина кодагый, табын тутырып, әллә ничә төрле пируг пешергән, йортта аш — су әзерләнгән иде. Озак көттермәде, бер — бер артлы туган — тумача җыелды. Хуҗаларның кунакларны сыйлауларына үрелеп, табында керәшен җырулары яңгырады... Ул көнне әле тагын берничә өйдә кунак булдык.

Иң соңгы итеп карт кодагый Нинаның балачак дусты, кодагые Татыйларга бардык. Монда без кияүләре Геннадийның үзе баянда уйнап, үзе җырлаган «Наратасты гимны»н ишеттек. Түтиләрнең Наратасты авылы көенә кара — каршы җырлашканнарын да сокланып тыңладык...

ДӘВАМЫ 👈