‼️Олы көнгә багышлап марафон башлап җибәрәбез! 🌻Олы көн алдыннан, карендәшләрне уртак зур эшкә чакырабыз🙏🏽 🐣Олы көн йолаларын — тавыклар салган күкәйләрне санау, келәүгә бару, күкәй ману, кулич пешерү, күкәй җыю, балаларны «черләтү», күкәй тәгәрәтү, таганда атыну, ылыс ботаклары алып кайту, тәре алдына кую, ышану, юраулар һәм башкалар турында язып, фото, видео төшереп үзегезнең ВКонтакте битенә куярга кирәк. Хештеглар да куярга онытмагыз! Болар: #олыкөнтабыны #олыкөн #керәшенхатынкызы #пасха #туганайларолыкөндә Дөрес, Ходай «өстәлең, ашавың белән мактанма», дигән. Ләкин без Олы көн атрибутикаларын, бик тә үзенчәлекле йолаларыбыз белән таныштырырбыз. Керәшен хатын-кызлары һәм гаиләләре өчен Олы көннең нинди мөһим көн икәнен күрсәтербез. Олы көнне дөрес итеп, Ходайга җараулы булып каршы алыйк. Карендәшем, сине бар дөнья күрсен, сокланмаган кеше калмасын!🙏🏽 @tuganaylar_2002