Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Ходай җазыклыларны мәңге үлемнән йолар өчен килгән

Ходай җазыклыларны мәңге үлемнән йолар өчен килгән🙏 Әй, туганнар! Алла Улы Иисус Христосның җиргә килүенең сәбәбе – җазыклыларны йолар, aдәм затын мәңге үлемнән коткарыр һәм Алла Атаның Адәм белән Евага әйткән сүзен җиренә китерер өчен булган. Коткаручыны көткәннәр Иң башта, Алла кешене җазыксыз итеп булдырган. Беренче кеше – Адәм, ә хатыны Ева исемле булган. Ходай аларны җомак дигән асыл бакчага кертеп урнаштырган да, боерык биргән: “Менә сез бакчадагы бар агачларның җимешен ашагыз. Тик бакча уртасындагы яхшыны-яманны белдерә торган бер агачның гына җимешен ашамагыз! Аннан җимеш ашарга рөхсәт юк! Әгәр дә ашасагыз, шул көнне үк үләрсез”. Христосның азаплары: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/xodai-azyklylarny-mange-ulemnan-iolar-ocen-kilgan

Ходай җазыклыларны мәңге үлемнән йолар өчен килгән🙏

Әй, туганнар! Алла Улы Иисус Христосның җиргә килүенең сәбәбе – җазыклыларны йолар, aдәм затын мәңге үлемнән коткарыр һәм Алла Атаның Адәм белән Евага әйткән сүзен җиренә китерер өчен булган.

Коткаручыны көткәннәр

Иң башта, Алла кешене җазыксыз итеп булдырган. Беренче кеше – Адәм, ә хатыны Ева исемле булган. Ходай аларны җомак дигән асыл бакчага кертеп урнаштырган да, боерык биргән: “Менә сез бакчадагы бар агачларның җимешен ашагыз. Тик бакча уртасындагы яхшыны-яманны белдерә торган бер агачның гына җимешен ашамагыз! Аннан җимеш ашарга рөхсәт юк! Әгәр дә ашасагыз, шул көнне үк үләрсез”.

Христосның азаплары: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/xodai-azyklylarny-mange-ulemnan-iolar-ocen-kilgan