🎤Җырчы Римма Никитина туган авылы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсенә кайтып өйләрен юып килгән. Аны видеога төшереп, ВКонтакте битенә дә куйган😊 💬«Блогерлык эшен дә онытып җибәргәнем», дип, Римманың әнисе Рәкия апа, кызының өй юганын видеога төшерә. «Чиста буламы соң, мамочка?», - дип сорый Римма әнисеннән. «Чиста була кызым. Бик тәмле нарат исләре чыга, урманда йөргән кебек. Атаң да бик ярата торган иде, «әй урман исләре керде өйгә» дип. Кстати, кызым, син бит бу юлы кияү белән кайтам дигән идең», – ди әнисе. «Нинди кияү?!» – дип гаҗәпкә кала Римма. Әнисе аңа җавап итеп: «Акыллы, тәүфиклы, миһербанлы, шәфкатьле, уңган-булган – үзең шикелле!»,- дип тезеп китә. «Ой, мама, сиңа мине кияүгә бирергә «не выгодно». Потому что, кияү белән кайтсам, өй юарга вакыт булмаячак. Безнең үз эшләребез булачак. Миңа кияү кирәк түгел әле, ворчать итмә», – дип кырт кисә Римма. Әнисе югалып калмый: «Ярар, лучше чыгып карыйм әле, кияү кайтмадымы икән»,- дип көлә😁 ВИДЕО🎥 👈👈👈
🎤Җырчы Римма Никитина туган авылы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсенә кайтып өйләрен юып килгән
18 апреля 202518 апр 2025
~1 мин