«Бәрмәнчек»🌺 ансамбле Бөек Җиңүгә багышлап, патриотик концерт куйды👏 💫16 апрельдә Г. Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Солдат җөрәге турында...»(«Сердце солдата») дип исемләнгән патриотик концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Музыкаль спекталь форматындагы концерт төрле чорлардагы 3 сугыш аша гади солдатлар язмышы белән таныштырды. Театральләштерелгән концерт җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды. Алга китү булса да, шунысын да әйтим: концертта яңгыраган шигырьләрне ансамбль солисты Елена Григорьева-Данилова язган📝 💔Наполеонга каршы 1812 елгы сугыш… 💔1914-1918 еллардагы I Бөтендөнья сугышы… 💔1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы… ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫ, ТАМАШАЧЫЛАР ФИКЕРЕ:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/barmancek-ansamble-boek-inuga-bagyslap-patriotik-koncert-kuidy
«Бәрмәнчек»🌺 ансамбле Бөек Җиңүгә багышлап, патриотик концерт куйды
18 апреля 202518 апр 2025
~1 мин