Пар аккошлар кебек матур яшәдек без. Сокланмаган кеше юк иде. Егерме биш ел вакыт төштә күргән кебек кенә. Бүгенгедәй хәтеремдә: магазинда сатучы булып эшли идем. Бер тикшерүче килеп төште. Яшь, чибәр егет. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле. Иреннәре калын. Елмайганда бит очлары чокырланып китә. Җитмәсә, сөйләшүе дә бик ягымлы. – Абау, кызларга охшаган бит бу, өнәмим матурларны, аумакай була алар, – дип бәяне биреп тә куйды дус кызым. Ә миңа ошады Рәфкать. Танышудан соң ике ай үттеме-юкмы, без өйләнештек... ХИКӘЯ: https://arskmedia.ru/news/yazmyshlar/cacaklar-xikaia