Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Олы көн – күкәй бәйрәме түгел

Олы көн – күкәй бәйрәме түгел!  Пасха көнендә интернеттагы группаларда “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткалар барлыкка килә. Пасха – православныйларның Изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмасак иде. Бу хакта батюшкалар да: “Пасха кулич белән күкәй бәйрәме генә түгел, ул – мәңгелек тормыш барына ышанган һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртә торган көн”, – диләр. Күкәй бәйрәмен кайбер татар авылларында 1 майда уздыралар. Яз башланды дип, балалар күкәй җыя торган татар авыллары бар. Шуның белән бутамагыз. @tuganaylar_2002

Олы көн – күкәй бәйрәме түгел! 

Пасха көнендә интернеттагы группаларда “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткалар барлыкка килә. Пасха – православныйларның Изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмасак иде. Бу хакта батюшкалар да: “Пасха кулич белән күкәй бәйрәме генә түгел, ул – мәңгелек тормыш барына ышанган һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртә торган көн”, – диләр.

Күкәй бәйрәмен кайбер татар авылларында 1 майда уздыралар. Яз башланды дип, балалар күкәй җыя торган татар авыллары бар. Шуның белән бутамагыз.

@tuganaylar_2002